"Кояшкай"да көннәр кояшлы
"Кояшкай" балалар бакчасында туган телгә багышланган кичә узды.
(27 февраль, "Апастово-информ").
Әлеге чара 2021 ел - Туган тел һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан узды.
Балалар матур җырлары, шигырьләре, биюләре аша туган телнең матурлыгын, әһәмиятен исбатладылар.
Кичәне тәрбиячеләр Зөлфия Гайфуллина һәм Гөлнара Шаһиева оештырды.
Чыгышлар һәркемнең күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев