Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күпбалалы гаиләләргә салым түләү өчен 31 млн. сумлык ярдәм

    46 мең кеше шушы ярдәмнән файдаланды инде.

    (19 октябрь, “Апастово-информ”).


    Республиканың күпбалалы гаиләләре милек салымы түләү өчен 31 млн. сумлык ташлама алды. Бу хакта “Татар-информ” матбугат агентлыгына 2нче номерлы салым хезмәте белгече Елена Корчагина сөйләде.
    “Быел күпбалалы гаиләләр 31 млн. сумлык салым ташламаларыннан файдалана алдылар. Андый салым түләүчеләр бездә 46 мең граждан исәпләнә”, - дип хәбәр итте Корчагина.
    Аның сүзләренә караганда, ташламалар белән файдалану өчен, күпбалалы гаиләләргә гариза язып торырга кирәкми, салым хезмәтенә дә мөрәҗәгать итеп йөрмисең. Салым хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматларны социаль яклау идарәсеннән үзләре алалар һәм салым исәпләгәндә ташламалар ясыйлар.
    Салым ташламасы рәвешендәге бу өстенлек икенче ел эшли. Аңардан 18 яшькә кадәрле өч һәм аннан да күбрәк баласы булган күпбалалы гаиләләр файдалана ала. Милеккә салым исәпләгәндә, физик затларга бер балага фатирның яки бүлмәнең мәйданыннан 5 кв.м. һәм торак йорттан 7 кв.м дип санала. Җир салымы буенча күпбалалы гаиләләрнең салым базасы участокның 600 кв. метры киметелеп исәпләнә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: