Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күпчелек җинаятьләр атнаның икенче яртысында кылына

    Район эчке эшләр бүлегендә узган ел 148 җинаять эше теркәлгән булса, аларның 70 процентка якыны ачылган һәм гаепле җәзасын алган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда склад, кибет, төрле сәүдә нокталарын басу, чит милеккә кул сузу, талау очраклары арткан, җинаятьләр күесе салмыш баштан кылынган. Шулай ук ялган...

    Район эчке эшләр бүлегендә узган ел 148 җинаять эше теркәлгән булса, аларның 70 процентка якыны ачылган һәм гаепле җәзасын алган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, узган еллар белән чагыштырганда склад, кибет, төрле сәүдә нокталарын басу, чит милеккә кул сузу, талау очраклары арткан, җинаятьләр күесе салмыш баштан кылынган. Шулай ук ялган документлар белән эш итү, аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу, үтерү очракларына каршы да эшне көчәйтергә кирәк. Бу фактлар район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләренең еллык хисап җыелышында яңгырады.

    Хокук сакчылары анализлаганча, җинаятьләр пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә көннәрендә күбрәк кылына икән. Ә тәүлекнең кайсы сәгате булуы кырын эш башкаручыларга йогынты ясамый. Шуңа күрә дә эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләреннән һәрчак уяу һәм сизгер булу таләп ителә. Оештырылган кизү торулар, рейдлар, оператив төркемнәр эше әлбәттә нәтиҗәсез калмый. Быел алар 176 кәрәзле телефон һәм 85 кешене тикшергәннәр, 62 протокол төзегәннәр.

    Еллык эш нәтиҗәләре буенча узган киңәшмәдә район башлыгы урынбасары Гөлчәчәк Мәүлетова да катнашты. Ул район халкының имин, тыныч яшәеше өчен хокук сакчылары эшенең никадәрле әһәмиятле икәнлеген, коррупция, экстремистлык, террорчылык, наркомания кебек замана чирләренә каршы нык ихтыярлы, кыю хезмәткәрләр белән генә көрәшеп булуын билгеләп үтте һәм Борнашта ачылган участок инспекторы йортына компьютер алырга сертификат тапшырды

    Бөтен барлыгын хокук саклау эшенә багышлаган хезмәткәрләр тантаналы шартларда лаеклы ялга озатылды. "Апас" районара эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин кадрлар эше буенча ярдәмчесе Марс Нигъмәтҗановка, участок инспекторлары җитәкчесе Ринат Гәрәевка, өлкән участок инспекторы Камил Мөбәриевка намуслы һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтен ирештерде һәм алга таба да яшь буынга тәҗрибә чыганагы булып яшәүләрен теләде.

    Ләйлә Шиһабиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: