Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күрше районда – куркыныч һәлакәт

    Шимбә көнне Татарстанда аяныч нәтиҗәгә китергән юл-транспорт һәлакәте була. Аның нәтиҗәсендә ике кеше һәлак була, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы. Әйтергә кирәк, гадәттән тыш хәл Кайбыч - Куланга юлында булган. 43 яшьлек машина йөртүче күпергә кергәндә, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга, аннан соң металл киртәгә барып...

    Шимбә көнне Татарстанда аяныч нәтиҗәгә китергән юл-транспорт һәлакәте була.
    Аның нәтиҗәсендә ике кеше һәлак була, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы.
    Әйтергә кирәк, гадәттән тыш хәл Кайбыч - Куланга юлында булган. 43 яшьлек машина йөртүче күпергә кергәндә, тизлекне арттырып, каршы як полосага чыга, аннан соң металл киртәгә барып керә. Шул сәбәпле, машина ерынтыга төшеп китә.
    Шунысын да әйтергә кирәк: юл-транспорт һәлакәтендә автомобиль йөртүче һәм 28 яшьлек пассажир һәлак була. Сәбәбе бер: куркынычсызлык каешын эләктермәү.
    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: