Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кубокны Кукмарага алып киттеләр

    -Райондагы яңа төзелешләрдә зур өлешле, Татарстанкүләм "Чиста су", газлаштыру дәүләт программалары буенча берничә чакрымлык газ һәм су линияләре салган "Альтаир-1" оешмасының 20 еллыгы уңаеннан Апас халкына зур хоккей бәйрәме ясый алуым белән чиксез горурланам,-ди Ринат Миначев. Аның иганәсендә 14 майда күчмә Кубок һәм призларына "Алтын алка" боз аренасында үткәрелгән бу...

    -Райондагы яңа төзелешләрдә зур өлешле, Татарстанкүләм "Чиста су", газлаштыру дәүләт программалары буенча берничә чакрымлык газ һәм су линияләре салган "Альтаир-1" оешмасының 20 еллыгы уңаеннан Апас халкына зур хоккей бәйрәме ясый алуым белән чиксез горурланам,-ди Ринат Миначев.

    Аның иганәсендә 14 майда күчмә Кубок һәм призларына "Алтын алка" боз аренасында үткәрелгән бу турнирада Апастан ике, Татарстан Прокуратурасы, Буа Һәм Кукмарадан 4 җыелма команда катнашты. Ринат Миначев бик зур күләмле районкүләм спорт ярышлары, башка чараларга бик теләп булышлык итә. Татарстанкүләм тәүге ачык хоккей ярышлары иртәнге тугызда башланып, кичке алтыда гына төгәлләнде. Бөек Җиңүнең 71 еллыгы уңаеннан үткән бу зур турнирны 300 дән артык кеше тамаша кылды.

    -Ярышларның оештырылышы, килгән кунакларның саны район өчен зур дәрәҗә һәм казаныш ул,-диде аны ачу тантанасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

    Бу ихлас котлау-теләкләрдән соң иганәче Ринат Миначев бозга алка ташлап, ярышларны үзе башлап җибәрде. Беренче уенда Апасның "Бөркетләр" хоккей командасы буалылар белән очрашты. Исәп күршеләр файдасына 1:5 белән төгәлләнде. Икенче уенда Апасның "Т-34" белән Татарстан Прокуратурасы җыелма командасы арасында исәп 2:3. Кукмара һәм буалылар матчы 4:3 исәбе белән төгәлләнде. Апас "Бөркетләр" һәм Кукмара районнары матчында кунаклар 7:0 исәбе белән җиңде. Ярымфиналда "Т-34" белән буалылар очрашты, исәп-5:2. Финалга Кукмара белән Татарстан Прокуратурасы җыелма командалары үтте һәм 4:2 исәбе белән кукмаралылар җиңде. Чемпион команда составында үзәк һөҗүмче булып шул район прокуроры Ришат Шакиров уйный. Аны апаслылар яхшы белә-быелга кадәр ул Апас прокуроры булып эшләде, хәзер хезмәт юлын Кукмара районында дәвам итә.

    -Безнең җыелма команда составында республика прокуратурасы үзәк аппараты, Саба, Арча, Бөгелмә, Югары Ослан, Биектау районнары прокурорлары уйный,-диде хәбәрчегә Казан командасы капитаны, тумышы белән күрше Кама Тамагыннан Илсур Гыйльметдинов. -Апас бозына инде өченче тапкыр киләбез. Тамашачы бик әдәпле сездә. Елдан-ел матурая сезнең район үзәге, булдырасыз!

    -Безнең Апастагы кебек үк "Олимпиец" ябык Боз сарае Татарстан Президенты программасы буенча 2009 елда ук төзелде. Сезнекенә әле дүрт кенә ел икән. Район үзәге зурлыгы белән Апастан әлләни аерылмый, матурлыгы буенча Апас Кукмараны уздыра да әле,.. -диде миңа команда капитаны, директор Райнур Нәбиуллин.- Безнең якта да хоккей белән "җенләнүчеләр" бик күп, бу турнирга мәсәлән, бер гаиләдән дүрт уенчы килде. Фәһим Кадыйровның кызы Фәнүзә, энесе Фәһимнең улы Булат инде бозда 15 еллар алка куалар. Үзәк сакчыбыз Вадим Әхәтовка яңа гына 53 яшь тулды...

    -Буа җыелма командасында да шундый ук үзенчәлекле состав бар,-дип сүзгә кушыла команда капитаны Алмаз Сираҗиев. -Әтиебез Ринат та безнең белән бергә уйный. Гаилә башлыгы, шәһәр эче автобус шоферының икенче улы Айрат та тамашачыларның алкышларына лаек булды.

    -Бу ачык хоккей турниры белән Апаста хоккей сезоны ябыла,-дип белдерде "Алтын алка" Боз Сарае директоры, уйнаучы-тренер, команда капитаны Рамил Мөхетдинов. -Спорт календаре буенча җәй айларында Апас хоккей лигасы күнегүләре, дусларча очрашулар туктатылмый. Зур, районара очрашулар була калса, бу хакта Интернетта һәм район матбугатында өстәмә хәбәр итәчәкбез.

    Татарстан ачык хоккей турнирын ябу тантанасында иң оста уенчылар аерым номинацияләрдә билгеләп үтелде. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, иганәче Ринат Миначев һәм боздагы баш хөкемдар Линар Мотыйгуллин иң нәтиҗәле һөҗүмче, Кукмара командасы вәкиле Ришат Шакиров, иң яхшы сакчы, апаслы Рамил Мөхетдинов һәм иң яхшы капкачы- Татарстан Прокуратурасы җыелма командасы вәкиле Кирилл Булдаковка аерым Диплом-Грамота һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: