Күкшем авылында гомер итүче 10 бала анасы Илсияр әби Бикмучева 95 яшьлеген каршы алды.
Аның юбилеен Тутай авылы клубында бәйрәм иттеләр.
(21 нче июль, “Апастово-информ”).
Әниләренең олугъ юбилеена балалары, оныклары, оныкчыклары, авылдашлары, дуслары, туганнары җыелган иде.
Район башкарма комитетының эшләр буенча җитәкчесе Ринат Гыйльфанов юбилярны район башлыгы Айрат Җиһаншин исеменнән кайнар котлады. Ил башлыгының, район башлыгының Котлау хатын, чәчәк бәйләме тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Наилә Насретдинова һәм “Нур” хуҗалыгы вәкиле дә изге теләкләрен ирештерде, бүләген тапшырды.
“Без барыбыз бергә җыелсак 73 булабыз. Шуңа да җыелышып әниебезнең юбилеен клубта үткәрергә булдык. Әниебез бик тә уңган, сабыр булды. Әтиебез белән 60 ел гомер иттеләр. 10 баланы эш сөючән, акыллы итеп тәрбияләделәр, тормышка чыгардылар. Әниебезгә сәламәтлек, сызланмыйча Ходай биргән гомерне матур итеп яшәвен телибез”, - диде олы кызлары Гүзәлия апа Гатауллина.
Тулырак “Йолдыз” газетасында укыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев