Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кул эшләрен Казанга һәм Мәскәүгә җибәрәчәкләр

    Габдулла Тукайның аң атаклы шигырьләренең берсе-" Шүрәле" халыкара конкурс үткәрү өчен Татарстан мәдәният министрлыгына зур этәргеч бирде,-ди Роза Хуҗиева. -Безнең район бу конкурста бишенче ел катнаша инде. 2014 елда Зур Күккүз авыл китапханәчесе Галия Җәләлиеваның күннән эшләнгә курчагы Мәскәүдә үткәрелгән финал күргәзмәсенә куелды. Быелгы конкурс 31 мартка кадәр барачак. Бүгенгә...

    Габдулла Тукайның аң атаклы шигырьләренең берсе-" Шүрәле" халыкара конкурс үткәрү өчен Татарстан мәдәният министрлыгына зур этәргеч бирде,-ди Роза Хуҗиева. -Безнең район бу конкурста бишенче ел катнаша инде. 2014 елда Зур Күккүз авыл китапханәчесе Галия Җәләлиеваның күннән эшләнгә курчагы Мәскәүдә үткәрелгән финал күргәзмәсенә куелды. Быелгы конкурс 31 мартка кадәр барачак. Бүгенгә "Сөйкемле Шүрәле" район этабына Морзалар мәктәбе укучысы Булат Гатауллин, Кызылтаудан Рәзилә Сафина, Чирмешәннән Алсу Сибгатова, Ябалак авылынныан Рузилә Гыйльманова, Әнәледән Алисә Адулова, Табар Черкененнән Вясеслав Максимовның балчык һәм тукыма сыннары, агачка яндырып эшләнгән рәсемнәре кабул ителде. Район турында җиңүче кул эшләре апрель аенда Казанга ярымфинал конкурсына җибәреләчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: