Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Роспотребнадзор Covid-19 тестын дөрес итеп тапшыру хакында аңлатты

    Мазок алыр алдыннан 3 сәгать ашамаска, эчмәскә, тешләрне чистартмаска, дарулар кулланмаска кирәк.

    (30 ноябрь, “Апастово-информ”).


    Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәте Covid-19га ПЦР-тестын тапшыруга дөрес итеп әзерләнү тәртипләрен искәртте. Әлеге тәкъдим ведомство сайтында урнаштырылган.

    Мазок тапшырыр алдыннан өч сәгать ашарга, эчәргә ярамый.

    "SARS-Cov-2 коронавирусы эпителиаль күзәнәкләр эчендә яши. ПЦР-тикшеренүләр өчен инфекцияләнгән күзәнәкләр җитәрлек булган мазок кирәк. Ә ашау вакытында эпителиаль күзәнәкләр лайлалы тышча өслегеннән азык белән бергә механик рәвештә югалалар», - дип сөйләделәр ведомствода.
    Мондый очракта пробиркага инфекцияле күзәнәкләр җитәрлек күләмдә эләкмәскә һәм шул сәбәпле, пациент ялган тискәре нәтиҗә алырга мөмкин. Шулай ук тешләрне чистартканнан соң яки борын һәм тамак өчен дарулар кулланганнан соң тапшырылган тест та ялган нәтиҗә күрсәтергә мөмкин.

    Шулай ук белгечләр мазок алганчы ике көн дәвамында спиртлы эчемлекләрдән дә баш тартырга һәм декоратив косметика да кулланмаска киңәш итәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: