Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кырын эше өчен райондаш ир-атка суд каршында шактый кызарырга, уйланырга туры килде

    Чит малга ымсынган, үз кулындагысын да ычкындырган, диләр. Ә менә 33 яшьлек ир-атның нәфесе өендәге бәрәкәтне генә түгел, күңелендәге тынычлыкны да, үзенә булган ышанычны да юкка чыгарды. Үкенүләр аша ул үзенә зур сабак алды. Тик бу ялгыш соңгысы булып, сабак гомергә истә калырмы? Гадәттә ферма мөдиренең күзе очлы, исәбе төгәл...

    Чит малга ымсынган, үз кулындагысын да ычкындырган, диләр. Ә менә 33 яшьлек ир-атның нәфесе өендәге бәрәкәтне генә түгел, күңелендәге тынычлыкны да, үзенә булган ышанычны да юкка чыгарды. Үкенүләр аша ул үзенә зур сабак алды. Тик бу ялгыш соңгысы булып, сабак гомергә истә калырмы?

    Гадәттә ферма мөдиренең күзе очлы, исәбе төгәл була, ул һәр нәрсәне барлап тора. Р-ны да эшкә алганда шундый өметләр баглаган булганнардыр. Тик, ул үзенә булган ышанычтан оста файдаланып, телсез хайван азыгына кул сузды.

    Р. бу көнне хезмәткәрләргә терлекләргә ашату өчен катнаш азык бирә. Шул ук вакытта калганын үзенә алып кайту ягын да кайгырта. Өеннән ун капчык алып килеп, аларны көндездән үк тутырып куя. Ферманың үз карамагында, ачкычның кесәсендә булуы, эшчеләрнең кайтып китүе аңа бернинди тоткарлыклар да тудырмый. Бар да шома, бар да алдан ук ул уйлаганча. Шәхси машинасы белән склад эченә кереп, капчыкларны төйи дә, өенә алып кайтуны кичкә калдыра.

    Әллә юлын кара мәче бүлгән, әллә харам мал килешмәгән, Р. капчыкларны өенә алып катып җиткерә алмады. Энекәше белән барып, керәсе җирләренә кереп, кайтыр юлга чыгуга ук аларның кырын гамәлләрен районның полиция хезмәткәрләре сизеп ала. Авыр йөк төяүдән сыгылган машинага алар туктарга боера. Кичке юлчыларга гаепләрен танудан, дөресен сөйләп бирүдән башка чара калмый.

    - Хуҗалыгыбызда кош-кортлар асрыйбыз. Азыкны алар өчен булыр дип уйладым. Ләкин, азагын уйламыйча ялгыштым. Бу адымым өчен үкенәм, - диде ул суд каршына баскач башын иеп.

    Кырын эшне караңгыда эшләсәң дә, яктыга чыга, диюләре хак сүз. Р-га да бу гамәле өчен шактый кызарырга, уйланырга туры килде. Ул авыл хуҗалыгы берләшмәсенә 8353 сумлык матди зыян салды. Суд тарафыннан аңа гадел җәза билгеләнде. Р.-га ике атналык хезмәт хакы күләмендә, ягъни, 10 мең 655 сум күләмендә штраф салынды. Шуның өстенә ул эшеннән дә азат ителде. Бер уйланылмаган адымның күпме рухи һәм матди зыян салуын аңлап, чит хаталардан гыйбрәт алып яшик!

    Фото:https://yandex.ru/clck/redir/EIW2pfxuI9g?data=UlNrNmk5WktYejR0eWJFYk1LdmtxdDFUTWI5bkgxREt0dzdFNHpKWHZxMG9LNDZlOENUbTR0QzU2bkNBRWJIZ0NZQ2R3YU5oNmZrWEFON3BMWTNMTHphUUxDS0tXTTZSMWtPSTJSVnJrbUgtQ2ljRjZ1Q1V5UWJUS3J4eTVZcE1iTUZsRmFnbHN1NmxLWXRCTDc1VFRR&b64e=2&sign=0b7719d4d734f3066fe4eb68540ff35f&keyno=0

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: