Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кыш бабай – Черкеннән, Кар кызы – Борнаштан

    - "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче Балалар Думасы депутатлары Кыш бабайлар һәм Кар кызлары бәйгесе оештырдылар. Унҗиде мәктәптән килгән кыш кунаклары милли биюләр, җырлар башкардылар, кызыклы шигырьләр сөйләп осталыкларын күрсәттеләр. Ә шулай да иң осталары булып, барлык биремнәрне дә үтәп Кыш бабайлар арасыннан Черкен мәктәбеннән Василий Орешкин һәм...

    - "Сәләт" балалар иҗаты үзәге каршында эшләп килүче Балалар Думасы депутатлары Кыш бабайлар һәм Кар кызлары бәйгесе оештырдылар. Унҗиде мәктәптән килгән кыш кунаклары милли биюләр, җырлар башкардылар, кызыклы шигырьләр сөйләп осталыкларын күрсәттеләр. Ә шулай да иң осталары булып, барлык биремнәрне дә үтәп Кыш бабайлар арасыннан Черкен мәктәбеннән Василий Орешкин һәм Кар кызлары арасыннан Борнаштан Адилә Нәбиуллина җиңүчеләр булып танылдылар. Алар Үзәк чыршыны ачу тантанасында да катнашачаклар. Бу көнне җиңүче кунаклар Дума депутатлары белән бергә үзәк хастаханәдә дәваланучы балаларга бүләкләр дә тапшырдылар, - дип хәбәр итә "Сәләт" балалар иҗаты үзәгеннән Гөлнара Сәлахова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: