Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кытайда башны күчереп утырту буенча беренче операция уңышлы ясалган

    Башны бер тәннән икенчесенә күчереп утыртканда баш миенең эшкә сәләтлелеге саклана икән. Кытайда моны раслау өчен шундый беренче операция ясап караганнар. Италия хирургы Серджио Канаверо белән Кытай хирургы Жэнь Сяотин маймылга баш күчереп ялгау буенча тәүге операцияне уңышлы башкарып чыкканнар. Шуннан соң маймыл 20 сәгать яшәгән, аннары аны мәңгелеккә йоклатканнар....

    Башны бер тәннән икенчесенә күчереп утыртканда баш миенең эшкә сәләтлелеге саклана икән.


    Кытайда моны раслау өчен шундый беренче операция ясап караганнар. Италия хирургы Серджио Канаверо белән Кытай хирургы Жэнь Сяотин маймылга баш күчереп ялгау буенча тәүге операцияне уңышлы башкарып чыкканнар. Шуннан соң маймыл 20 сәгать яшәгән, аннары аны мәңгелеккә йоклатканнар. Шушы операция белән табиблар баш миенең эшкә сәләтлелеге сакланганлыгын раслаган.

    Ишеткән булсагыз, Россия программисты Валерий Спиридонов үзенең башын башка тәнгә күчереп утырту буенча операция көтә. Сержио Канаверо операцияне Мәскәүдә ясаячак. Аның өчен җирле олигархлар иганәче булырга тиеш, дип хәбәр ителә.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: