Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кыз тавында кылыч тешле арыслан яшәгән

    Плейстоцен Җир шарында үткән бозлык чоры белән бәйле. Апас "Туган як" музеенда шул ерак гасырларны искә төшереп, Апас ягы ландшафты, йонлы мөгезборын, бизон, аю, мамонт, тау куышы арысланы, үгезсарык һәм тарпан атларының карачкылары экспозициясе монтажланды. Апас музеенда бу борынгы хайваннарның сөякләре күптәннән бар инде, алар районда археологик экспедицияләр барышында табылган....

    Плейстоцен Җир шарында үткән бозлык чоры белән бәйле. Апас "Туган як" музеенда шул ерак гасырларны искә төшереп, Апас ягы ландшафты, йонлы мөгезборын, бизон, аю, мамонт, тау куышы арысланы, үгезсарык һәм тарпан атларының карачкылары экспозициясе монтажланды. Апас музеенда бу борынгы хайваннарның сөякләре күптәннән бар инде, алар районда археологик экспедицияләр барышында табылган. Тарихи күргәзмә- диараманың авторлары, Киров шәһәренең тарих-геология музее фәнни хезмәткәрләре Андрей Скворцов белән Илья Шумов мондый диарама Татарстанда әлегә бердәнбер дип белдерделәр. Сез дә килеп күрегез, үз үткәнебезне белегез!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: