Кызылтау авылы мәчетендә Мәүлед кичәсе уздырылды
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште. Кызылтаулыларны кызыксындырган сорауларына җавап бирде, райондагы эшләр, яңалыклар белән таныштырды. - Сезнең авылда 200 урынга исәпләнгән клуб салырга керештек, шунда ук фельдшер-акушерлык пункты да булачак. Ут һәм су мәсьәләләре дә хәл ителәчәк. Мөселманнарда Мәүлед ашлары булса, Хрестияннарда Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре бара....
Район башлыгы Рәшид Заһидуллин халык белән очрашып сөйләште. Кызылтаулыларны кызыксындырган сорауларына җавап бирде, райондагы эшләр, яңалыклар белән таныштырды. - Сезнең авылда 200 урынга исәпләнгән клуб салырга керештек, шунда ук фельдшер-акушерлык пункты да булачак. Ут һәм су мәсьәләләре дә хәл ителәчәк. Мөселманнарда Мәүлед ашлары булса, Хрестияннарда Раштуа һәм Крещение бәйрәмнәре бара. Бер беребезне хөрмәт итеп, дус-тату яшәргә, тырышып эшләргә генә кирәк, - диде район башлыгы. Авыл халкы бик актив булып үзләрен кызыксындырган сорауларын яудырдылар. Рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. - Шушындый зур табынга килеп, халык белән очрашып, безнең фикерләребезне тыңлап, һәрберсенә җавап биргәнегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез. Җаваплы эшегездә уңышлар, хәерле юллар телибез, - диде Мәръям апа Хәерова.
\
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев