Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кызылтауда мәчет ачылды

    Шимбә иртәсендә Кызылтау авылының яше-карты, кайткан кунаклар барысы да авыл уртасында яңа гына калкып чыккан мәчет ачылышына ашыкты. Шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда һәм Чистайда яшәүче эшмәкәр егетләр - Шәүкәт Нигъмәтуллин, Насыйх Мингалиев, Камил Нигъмәтуллиннар, читтә яшәүче авылдашлар һәм авыл халкы тырышлыгы белән салынган гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә,...

    Шимбә иртәсендә Кызылтау авылының яше-карты, кайткан кунаклар барысы да авыл уртасында яңа гына калкып чыккан мәчет ачылышына ашыкты. Шушы авылда туып-үскән, хәзерге вакытта Казанда һәм Чистайда яшәүче эшмәкәр егетләр - Шәүкәт Нигъмәтуллин, Насыйх Мингалиев, Камил Нигъмәтуллиннар, читтә яшәүче авылдашлар һәм авыл халкы тырышлыгы белән салынган гыйбадәт йорты чын мөселман төсендә, тау өстеннән авылга нур чәчеп, ямь биреп балкып тора. Мәчет ачылышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марат Ногманов, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров әйтүенчә, элек авылда ике мәчет булган. - Соңгы елларда аның берсе генә эшләп килде. Дини бәйрәмнәргә читтә яшәүче авылдашларыбыз күп кайта, мәчеткә сыймаган вакытлар да булды. Халык белән җыелып сөйләштек, киңәштек тә шушындый изге эшкә тотындык. Өч ел эчендә менә шундый мәчет ачу бәхетенә дә ирештек, - диде ул. Мирхәт хәзрәт тә Кызылтау авылы халкын иманга килергә өндәде, эчүчелек, начарлыктан арынуны теләде. Яшьләрне дә дин юлына басарга чакырды.

    - Мин элек төзелештә эшләдем. Хәзер дә шушы өлкәдә эшмәкәр. Авылдашлар тәкъдименә бик шатланып тотындык. Киңәшеп урынын сайладык, тирә-юнен чистарттык. Төзелеш материаллары кайтарып башлап та җибәрдек. Минем бар теләгем мәчет ишекләре ябылмасын иде. Олы кешеләребез җомга намазларына йөрсеннәр иде. Яшьләр тартылса, без бик шат булыр идек, - диде Шәүкәт Нигъмәтуллин.

    Насыйх Миңнегалиев та: "15 яшьлек чагымнан авылдан чыгып киттем инде. Чистайда яшим. Эшләгән җиребездә дә мәчетләр салдыруга ярдәм кулы сузарга туры килде. Инде менә туган авылыма чын күңелемнән ярдәм итәргә тырыштым. Мәчетнең зурлыгы 60 квадрат метр, намаз уку, юыну урыннары бар. Мәчет электр белән җылытыла. Авылдашлар иманга килсеннәр иде. Азан тавышы һәр йортка иман нуры булып үтеп керсен иде", - дигән теләкләрен җиткерде.

    Авылның ихтирамга лаек укытучысы Мәрьям ханым Хәйрова әлеге эшне башлап йөргән иганәчеләргә, шулай ук авылдашы Габделкадыйр Әминовка бик зур рәхмәтле. - Шушындый тырыш, акыллы егетләребез булганда авыл яшәр дигән теләктә калабыз, - диде ул. Мәрьям Сәлахуллина Казаннан, Әминә Нигъмәтуллина Апастан мәчет ачылу бәйрәменә кайтканнар. Туган авылларында дингә тартылучыларның артуына, яңа гыйбадәт йорты ачылуга шатлануларын әйттеләр. Килгән барлык халык өчен бик озын өстәл әзерләнгән иде. Шунда ук пылау пеште, самоварларда чәй кайнап торды. Үзләре пешереп килгән бәлешне дә авыз иттеләр. Бәйрәм һәр кешенең күңелендә онытылмаслык хатирәләр калдырды. Мәчеткә йөрүчеләр дә бихисап булыр, дин сабаклары да укытылыр дигән теләктә калабыз.

    Гүзәл Хилавиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: