Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кызым белән киявемә мең рәхмәт

    Әлеге сүзләрне кабат-кабат әйтте Тәүгелде авылында гомер кичерүче Нурсафа әби Гыйльметдинова. - Сугыш чорының бөтен нужаларын күрдек, алны- ялны белми эшләдек. Кул хезмәте белән бөтен эшне башкардык, гомер буе колхоз эшеннән бер генә көн дә калмадык. 90 яшемә җитәрмен дип тә уйламаган идем. Ходай биргәнне яшим менә. Тик күзләрем генә...

    Әлеге сүзләрне кабат-кабат әйтте Тәүгелде авылында гомер кичерүче Нурсафа әби Гыйльметдинова.

    - Сугыш чорының бөтен нужаларын күрдек, алны- ялны белми эшләдек. Кул хезмәте белән бөтен эшне башкардык, гомер буе колхоз эшеннән бер генә көн дә калмадык. 90 яшемә җитәрмен дип тә уйламаган идем. Ходай биргәнне яшим менә. Тик күзләрем генә күрми. Мине шулай тәрбияләгән өчен кызым белән киявемә Аллаһы Тәгалә сәламәтлекләрен, муллыкларын, картайган көннәрендә кадер-хөрмәт бирсен, - дип изге теләкләрен җиткерде Нурсафа әби.

    Әгъзам абый белән Галия апа әниләренең һәрбер сүзен тыңлап, аныңча булырга тырышалар. Өйләре чиста, җылы, тәмле-тәмле ризыклар белән табын да әзерләгәннәр.

    - Әниебез 15 елдан бирле безнең белән яши. Мин бер генә кыз булганлыктан гел минем янда. Сөйләшәбез, киңәшәбез, әниең яныңда булу үзе зур бәхет бит ул. Үзебезнең дә биш балабыз бар, дәү әниләрен котларга җыелышып кайталар, аны бик яраталар. Безне шатландырып, Ходай биргән гомерне яшәсен иде әле, - ди Галия ханым.

    Район башлыгы Рәшид Заһидуллин юбилярны кайнар котлап Рәсәй Президентының Котлау хатын, чәчәк бәйләме, бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев та изге теләкләрен җиткерде. Нурсафа әби дә, Әгзам абый белән Галия апа да район башлыгының килеп котлавына шатлындылар, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: