Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Кырлар өлгерешен спутник аша күзәтеп

    Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы цифрлаштыру китергән яңалык белән таныштыра.

    (29 июль, “Апастово-информ”).


    Бүген даими яңартылып торучы космостан алынган рәсемнәр нигезендә, басуларның уракка өлгерешен күзәтеп барып була. Бу сервис бушлай. Кырларны даими карап йөрергә кирәкми. Спутник аша алынган мәгълүмат басуның төрле өлешләрен күзәтергә мөмкинлек бирә.
    Мондый яңалык нәтиҗәсендә, кайсы басуларны урып-җыярга, күпме техника кирәклеге, эш срогы ачыклана.
    Республикада алдынгы предприятиеләр моны файдаланып та карадылар. Кукмара районының Тойма авыл хуҗалыгы предприятиесе әлеге заманча спутник мәгълүматлары белән эш йөртә башлады инде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: