Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Кызыл чәчәкләр“ акциясе өлкәннәрне сөендерә

    “Кызыл чәчәкләр“ акциясе кысаларында шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты вәкилләре һәм Апас урта мәктәбе укучылары өлкәннәрне котлады.

    (4 март, “Апастово-информ“).


    Апаста яшәүче Рәмлә апа Шәйхетдинова һәм Фирдәүсә апа Шиһапова да бүген шатлыклы мизгелләр кичерделәр. Аларны бүген район башлыгы исеменнән якынлашып килүче 8нче Март Халыкара хатын-кызлар көне белән котлап, открыткалар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Өлкәннәр хатирәләре белән уртаклаштылар, тормыш юллары, хезмәт иткән еллары хакында сөйләделәр. Тәбрикләргә килүчеләргә, район җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерделәр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: