Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Кызыл чәчәкләр“ акциясен Кызыл Тау жирлеге башлады

    “Кызыл чәчәкләр“ акциясе кысаларында сугыш елларында тылда хезмәт иткән хатын-кызларга район башлыгы исеменнән котлау хатлары һәм чәчкәләр тапшырыла.

    (3 март, “Апастово-информ“).



    Әлеге акциягә беренчеләрдән булып Кызыл Тау авыл җирлеге кушылды. Алар тылда хезмәт иткән хатын-кызларның өйләренә барып, 8 Март бәйрәме белән котладылар, олы хөрмәт күрсәттеләр.

    “Өлкәннәр шатланып каршы ала, күңелләре булып озатып кала. Яшь чакларын искә алып, бүгенге тормыштан канәгать булуларын да белдерәләр“, – ди Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Марат Нуриев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: