Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күз карашың...

    Күзләрен бер-берсеннән ала алмыйча бик озак басып торды ике җүләр гашыйк...Бер күз карашыннан аңлашалар иде алар. Бу сихри караш җаннарны өтәләде. Мәхәббәтнең чаткысы нәкъ тә шушы күз карашы. Сөю хисләрен уятучы төп фәрман дисәк тә була. Гашыйк кеше күзләренә карасаң, анда - наз, җылы, яшәеш чыганагы. Нәкъ тә шундый наздан,...

    Күзләрен бер-берсеннән ала алмыйча бик озак басып торды ике җүләр гашыйк...Бер күз карашыннан аңлашалар иде алар. Бу сихри караш җаннарны өтәләде. Мәхәббәтнең чаткысы нәкъ тә шушы күз карашы. Сөю хисләрен уятучы төп фәрман дисәк тә була. Гашыйк кеше күзләренә карасаң, анда - наз, җылы, яшәеш чыганагы. Нәкъ тә шундый наздан, яшәеш чыганагыннан бүген Зиләгә аерылырга туры килә...

    29 яшендә Зилә тол калды... Үзе генә булса бер хәл иде. 2 яшьлек кызы бар бит әле. Аңа әти назы, әти кирәк. Ничек итсә итте Зилә, тик кызы үзен канатсыз кош кебек сизмәсен диде. Бар җылысын, игътибарын бары сабыена юнәлтте. Үзенә бик кыен булса да, кызы янында ул гел елмаеп торучы әни булды. Кызы өчен бар көчен куеп эшләде. Вакыты булганда, кечкенә сабыен - Зәлияне паркка алып чыкты, пикникка алып барды. Шулай ул үзенең һәм нәни кызының йөрәгендә булган сагышын басарга тырышты...

    Беркөнне кызы Зәлия авырый дип балалар бакчасыннан шалтыраттылар. Зилә ике дә уйламый бар булган эшен ташлап, кызы янына ашыкты. Зәлиянең хәле начарлану сәбәпле, аны хастаханәгә озаттылар. Зилә кызы янына очынып килде. Ул бит аның йөрәк җимеше. Кызын да югалтса, ул нишләр...Әллә нинди уйлар йөри башлады Зилә башында...

    Бүлмәдә табиб белән Зәлия иде. Зилә караватта яткан кызының нәни кулларыннан тотты. Табиб аны тынычландырырга ашыкты:

    -Борчылмагыз, кызыгыз белән барда әйбәт булачак. Аның иммунитеты гына бераз какшаган. Менә бездә бераз ятып витаминнар алыр да, янәдән терелеп китәр,- диде.

    Тискәре уйларыннан Зилә айнып китте. Кызы белән барда тәртип димәк. Ул сагыш, борчу тулы күзләрен табибка төбәде. Бу яшь егет яңа табиб ахыры, аны моңарчы монда күргәнем юк иде дип уйлап куйды Зилә. Егет тә Зиләгә бик диккать белән карады, әйтерсең лә аны шулай өйрәнде.

    Менә ул күз карашы... Менә ул онытылмас караш... Шушы мизгелдән соң бер-берсен әйтерсең ничәмә еллар белгән күзләр янә очраштылар. Ничек таныш һәм ничек якын иде аларның күз карашлары...Аларның сүзсез сөйләшүләрен нәни Зәлия бүлде:

    -Әнием, әнием...Әйдә өйгә...

    -Кызым, җаным, әлегә без өйгә кайта алмыйбыз. Монда бер-ике көн торып торабыз да, аннары кайтабыз, яме,- диде Зилә.

    Бер атна эчендә Зәлия табиб абыйсы - Нурисламга нык кына ияләште. Нурислам алар палатасына килеп керүгә тизрәк аңа сарыла иде. Нурислам моның хикмәте нидә икәнен аңлады. Кызга әти назы, әтисенең җылы кочагы җитми иде. Һәм шундук яшьләре агып чыгарга торган Зиләнен кара күзләренә карады. Кызы Зәлия ишетмәде, хәтта беркем ишетмәде, тик алар сөйләштеләр. Күзләр бер-берсен аңлаштылар...

    Зәлия терелеп, өйгә кайтыр вакыт җитте. Тик кызның да, әнисенең дә китәселәре килмәде. Ичмаса, Зәлиянең Нурисламга әйткән сүзе Зиләнең йөрәген өтеп алды.

    -Абый, безгә кунакка кил...-диде нәни Зәлия.

    Нурислам Зиләдән аның телефон номерын сорап алды. Кирәк чакта, сораулар булса, шалтыратырсын диеп үзенекен дә бер кәгазь кисәгенә язып бирде.

    Зәлия матур гына балалар бакчасына йөреп китте. Көннәр, атналар үтте...Тик күз карашлары белән генә аңлашкан ике йөрәк бер-берсенә шалтыратырга комсызланып торды... Эх, урамда да очрап куймый бит, диеп уйлый иде Зилә. Нигә шулкадәр күңелемә кереп калды соң әле бу? Нәрсә бу? Аның күз карашы шулкадәр якын. Аны янә күрәсем генә килеп тора. Җүләрдер мин...Болай булырга тиеш түгел бит. Әллә мин гашыйк булдым. Дөрес түгел, алай ярамый диеп үз-үзенә сөйләнде Зилә...

    Зилә үзе бухгалтерга укып, институтны тәмамлый. Һәм инде үз туган төбәгенә кайтып, инде 3 ел бергә йөргән Әлфискә кияүгә чыга. Ярату да булмагандыр инде...Картаеп калам инде, Әлфискә мин ияләшкән диеп, ул шулай җөпләп куя.

    Алар матур гына, дус-тату яшиләр. Әлфис эчми, тартмый. Бер елдан нәни Зәлияне алып кайталар. Сөенечләре тагын да арта. Зиләгә бәхет елмайган диешәләр иде аның дуслары. Кеше күзе тиде, ахрысы...

    Барысы да бер мизгелдә юк булды...Убылды...Әлфис машинасы белән авариягә очраган. Исән калган иде. Ләкин ул комада. Бәлки терелер дип көткән беркөнне:

    -Ирегез комадан да чыкмыйча, үлде...-диде табиб.

    Зиләнен бар җиһаны таралды. Ни уйларга, ни эшләргә дә белештермәде... Ярый ла шундый авыр мизгелдә әни-әтисе аның янәшәсендә булды.

    -Бик алай бетерешмә, кызым...Синең бит нәни Зәлияне үстерәсең бар. Без дә булышырбыз. Үлгән артыннан үлеп булмый бит,- диеп юатты Зиләне әнисе.

    Шул кечкенә сабые өчен ул янә елмайды, көлде, яшәде... Бар юанычы, шатлыгы шушы нәни кызында иде...

    Ямьле җәйләр үтеп, күңелгә сагыш сара торган көзләр җитте. Зилә кызын әниләрендә калдырып, дус кызлары белән күрешергә килде. Динәнең өендә озак кына утырдылар алар. Инде бик соңга калмаска диеп, Зилә дус кызлары белән хушлашып, кайтыр юлга чыкты.

    Паркта якты...Аяк астында шыгыр-шыгыр көзге яфрак шыгырдый. Тынлык... Кичке җиләс һава... Шулай уйларына чумып барган Зилә каршысына якынаеп килүчене дә сизми хәтта... Бу ул иде... Нурислам... Зилә күз карашын аңа төбәде... Ниһаять, күзләр күрештеләр. Алар бер-берсенә ни диеп тә әйтергә белмәделәр. Сүзләр бу очракта кирәк тә түгел иде. Нурислам Зиләне каты итеп кочып алды...

    Назлы һәм ләззәтле төннән соң аларны чынбарлык көтә иде. Чынбарлыкта исә хыялыйларга урын юк. Хыял диңгезендә алар озак йөзә алмадылар. Нурисламның - күптән сөйләшенеп йөргән кызы...Ә Зиләнең - нәни кызчыгы... Менә сиңа чынбарлык...

    -Мин яраттым сине...Бер күрүемдә үк гашыйк булдым. Синнән башка беркем кирәкми. Тик инде 2 елга якын бергә йөргән кызым бар...- диде Нурислам.

    Бу сүзләр Зиләнең йөрәгенә ук булып кадалды. Әйе, ул да гашыйк...Ул да гомерендә беренче тапкыр гашыйк...Ә чынлыкта менә ничек килеп чыкты. Әйтәләр бит, әгәр егет белән кыз бер-берсен сөя икән, димәк алар беркайчан да бергә булмаячак дип. Әллә язмыш сынавы...Әллә язмышның Зиләдән ачы итеп көлүе... Хәер, Зилә авыр сынауларны күп узды инде. Шәт, инде монысын да җиңеп чыгар...

    -Мин дә гашыйк бит, Нурислам...Тик ярәшелгән кызың белән арагызда тора алмыйм. Кеше бәхетенә мин кул суза алмыйм...-диде Зилә яшьләнгән күзләрен яшереп.

    -Ә мин сине беркемгә дә бирмим...Миңа син генә кирәк...Бул минеке генә. Алда язмыш үзе юл күрсәтер, -диде Нурислам. Сагышка төрелгән Зиләнең күзләренә чумды Нурислам. Тик алар гына аны тынычландыра иде...Елмайта, яшәтә иде кебек... Кирәк бит шулай каты яратырга...Бер кешедә - бар җиһан...

    Ярты ел чамасы очраштылар алар. Беркем берни сизмәде. Тик Зилә яраткан кешесен башка белән бүлешә алмады, ягъни теләмәде.

    -Йә, аның белән бул...Йә, минеке генә бул...-диде Зилә.

    -Гафу ит, җаным...Сине ничек кенә яратсам да, аны калдыра алмыйм...Әти-әниләр туй көнен билгеләгән...-диде Нурислам.

    Барлык булган татлы минутлар, хыялый мизгелләр Зиләнен күңелендә яңарды... Ничек яшәр ул сөеклесеннән башка...Зиләнең кара күзләреннән әче яшьләр тамды... Ул аларны тыярга да тырышмады. Алар тамды. Ә Нурислам сүзсез генә үлеп гашыйк булган күзләрне өйрәнде...Ничә караса да, бу күзләр, күз карашы аңа бик тә якын, бик тә сөйкемле иде.

    Ике җүләр гыйшык утында янды. Һаман да әле бер-берсенә тартылды. Күңел һәм дә тән үзенә таныш чалымнарны эзләде.

    Иртәгә туй... Ә бүген Зилә белән Нурисламның соңгы очрашу көннәре. Соңгы... Соңгы тапкыр ярату... Соңгы тапкыр яраткан күз карашын күрү... Соңгы тапкыр күзләр белән сөйләшү...

    Чын мәхәббәт шушыдыр, мөгаен. Нигә дисезме? Чөнки алар бер-берсенә кагылмыйча, күзләре белән аралашты. Күзләр бер-берсен аңлады. Ә күңел...Күңел бер-берсенә тартылды. Яраткан кешеңне күңелең, йөрәгең белән сизәсең икән ул... Ә күңел һәм тән тартылуы - тулаем ярату... Тик яраткан кешеңә генә бар булган җиһаның белән тартыласың, тик аныкы гына булырга телисең... Зилә исә чынлап яратты. Үз гомерендә беренче тапкыр гашыйк булды. Һәм бу ярату аның соңгы көненә кадәр күңелендә калачак. Нурислам да гашыйк булды Зиләгә. Тик күрәсең язмыш аларны ничек сыный. Бәлки әле алар бергә булырлар... Бәлки бер-берсен сүзсез аңлаган күз карашлары әле тагын очрашырлар...

    Лия Мөхәмәтгарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: