Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Күзләрең бик моңсу, әбекәй...

    (Чынбарлыкка нигезләнгән хикәя) Картлык. Юкка гына көзләр белән чагыштырмыйлар аны. Гомернең бу мизгелендә уйга баткан, моңсуланган чаклар да бик еш була икән. Кемнәрнеңдер гомер көзләрендә бәхет-шатлыгы, куанычлары өелеп-өелеп килсә, кайберәүләрнең күңелләре тоташ еламсырап тора. Кемнәрдер ак яулыгын бәйләп, түбәтәен киеп, тәсбихын тартып, түр башында утырса, икенчеләр күңелләренә тынычлык таба алмый...

    (Чынбарлыкка нигезләнгән хикәя)

    Картлык. Юкка гына көзләр белән чагыштырмыйлар аны. Гомернең бу мизгелендә уйга баткан, моңсуланган чаклар да бик еш була икән. Кемнәрнеңдер гомер көзләрендә бәхет-шатлыгы, куанычлары өелеп-өелеп килсә, кайберәүләрнең күңелләре тоташ еламсырап тора. Кемнәрдер ак яулыгын бәйләп, түбәтәен киеп, тәсбихын тартып, түр башында утырса, икенчеләр күңелләренә тынычлык таба алмый изалана. Чәчләр чаларган, маңгайларга буразна-буразна булып сырлар яткан, көчсез һәм хәлсез көннәрдә җанга ялгызлык ачысы да килеп кагылса... Уйларга да куркыныч булса да, бу - хакыйкать белән очрашучылар бар.

    Кеше язмышлары бер-берсенә һич кенә дә охшамаган диләр. Ә менә картлар йортында яшәүчеләрнең тормышларында уртаклыклар күп. Нигез җылысын сагыну, әрнү, сыктау, күкрәк тутырып туган як һавасын суларга тилмерү, көнгә чыккач, сабый баладай якыннарын, танышларын көтү... Менә шулар берләштерә аларны.

    Картлар йортының бусагасын атлап керү белән үзеңә төбәлгән карашларны тоясың. Сагыш баскан күзләр синнән таныш чалымнар эзли. Сәкинә апа да ишек төбенә үк чыгып баскан иде. Бирегә килүенә ике ел вакыт узса да, һич кенә дә ияләшә алмый икән ул.

    - Балакаем, кемне эзләп, каян килешең? Нәрсә белән килдең? Безнең Бормалыбаш авылы аша үтмәдеңме? Юлың шуннан узса, утырып кайтыр идем. Картайдым шул, картайдым. Ялгызым чыгып китеп, анда кадәр кайта белмәм дип куркам. Безнең авыл бик кечкенә шул, хәзер анда кадәр автобуслар йөрми инде. Авылдан йомышы булган һәркем машина белән чыгып китә. Әй, шулкадәр беләсем килә, йортым исән-сау тора микән?! Бик еш төшләремдә күрәм үзен. Авыл башыннан икенче генә йорт бит ул. Урыны да матур, олы юлга да якын иде. Исән чакта кайтам әле, балакаем, кайтам әле, - дип күз яшьләрен сөртте әби.

    Алай җебеп, үткән-барганга зарын чәчә торган хатын булмаган ул. Яше олыгаю белән җитезлеге дә, ташып торган көч-куәте дә калмаган инде. Әй, белсә икән картлыгында ни көтәсен, ул да күрше карчыгы кебек хәйләкәррәк тә, ушсызрак та булыр, бераз сакланыр, катлыгына көч-куәт калдырыр иде. Ә Сәкинә үзен-үзе аямыйча эшләде дә, эшләде. Баласы булмау хәсрәтен дә әнә шул эш, ыгы-зыгы белән басты бугай. Парлы чакта тормышның нужасы бик сиздермәде. Менә бабай якты дөньядан киткәч, ялгызлык басты аны. Ачлы-туклы тормышны да, авыр хезмәт йөген дә күтәрергә көч тапты ул, ялгызлыкны гына күтәрә алмады, бетереште. Лаеклы ял дигән нәрсәне бөтенләй белмәде, бик озак хуҗалыктан сөт җыйды. Авыр-авыр флягаларны күтәреп кую ул вакытта берни булмаган да... Ачы салкын, юеш яңгыр димәде, җәйге челләне сылтау итмәде - авыл урамнарын уятып, флягаларын шалтыратып беренче ул үтәр иде. Бер генә көн ат җикми калган көне булдымы икән. Кирәк булмаган икән лә шул кадәр тырышу. Бәлки менә хәзер үзен-үзе йөртерлек, акрын гына тормышын алып барырлык хәлдә булыр иде. Бала-чагам юк, аның белән нишлим дип, йортын яңартмыйча да дөрес эшләмәгән икән. Гомер үткән инде хәзер. Бары тик үкенечләре генә калган.

    Сөйләр сүзләре бик күп җыелган әбинең. Тыңлаучы гына булсын.

    - Ашлары тәмле булса да, өйдәгегә җитми, кагучы-сугучы, авыр сүз әйтүче булмаса да, кайтасы килеп үзәкләр өзелә, - ди ул һәм авылдагы һәр кешегә берәм-берәм сәлам әйтеп чыга. Бу вакытта әбинең йөзенә тутырып карарга кыюлык җитми. Аның күзләрендәге моңсулыкны әйтеп-аңлата торган түгел.

    Күңелдә авыр уйлар. Шул кадәр авылы, халкы өчен тир түккән кеше ахыргы елларын өзгәләнеп үткәрергә тиеш микән? Сәкинә апа күз яшьләре аша сәлам юллый да, дөнья куудан арынып, аны берәр авылдашы гына булса да искә ала микән соң? Хәер, юктыр, искә алучы булса, ике елга бер мәртәбә генә булса да, килеп хәлен белерләр, ике көнгә генә булса да, авылына алып кайтып кунак итәрләр иде. Чиста-пөхтә, ак яулыклы татар әбисе ни өчен соң бер генә туганына да сыймаган? Юкса бит хәзер һәрберебез хан сарае кебек йортларда яши. Шәфкатьлелек сыйфатлары да шул байлык артында томаланып калды бугай инде.

    Картлар йортындагы икенче бер язмыш. Зәйнәп апа көн саен төенчеген төйнәп, кайтыр юлга чыга икән. Йорты торырлык булса да, күзе начар күргәнлектән килеп эләккән ул бирегә. Вакытында операция юлларында йөртүче булмаган аны. Әбинең тәрәз төбендәге бер төргәк конвертка күз төште. Ул көн саен биредәге хезмәткәрләргә әйтеп, авылда яшәп калган энесенең улына үзе яши торган йортның адресын әйтеп хат яздыра икән. Аннан иртә белән торуга ук кайтырга җыена башлый. Туганы кичтән хатны алган да, иртән-иртүк җыенып, апасы янына киләчәк имеш. Юк шул, кире алып кайтырлык булсалар, аны бирегә китермәгән дә булырлар иде.

    Зәйнәп әби озак еллар колхозда сарыклар караган. Баштарак әнисенә терәк кирәк дип, соңрак, авыру сеңелесен карыйм дип, кияүгә чыкмый калган. Сеңелесе исән чакта ялгызлыкның ни икәнен белмәгән ул. Икесенең пенсиясе килеп торгач, акчага да мохтаҗлыклары булмаган. Әнә шул энесенең улына зур өметләр баглап, картлык көннәрендә терәк буласына ышанып, акчалата булышып яшәгәннәр. Башта укырга, аннан һөнәр алырга булышканнар, зурлап туйларын да үткәрешкәннәр. Егет аякка баскач, акчалы эшкә урнашкач кына бу йортның сукмагын оныта. Соңрак авыл киңлекләренә генә сыеша алмыйча, калага ук китеп бара. Ә Зәйнәп әби асфальт юлдан күзен дә алмый, аның изгелек кылуын, янына килүен көтә.

    Яхшылык җирдә ятмый, беркөн килеп үзеңә әйләнеп кайта, диләр. Зәйнәп әбинең дә әнисе догалары, сеңелесе рәхмәтләре, энесенә кылган игелекләре эзсез калмаган. Озак еллар бала көтеп, яңа гына әти-әни булу бәхетенә ирешкән бер пар амәнәтен үтәп, картлар йортына килгән. Алар Зәйнәп әбинең күзләренә операция ясатырга акча калдырып киткәннәр. Табиблар бер күзе өметсез булса да, икенче күзе күрәчәк, дигән җылы сүзләр дә әйткәннәр. Чит-ятлардан күргән бу игелекне әби үз энесеннән күрергә тиеш иде кебек. Тормышта кыенлык белән очрашмаган, юклыкны белмәгән ир заты өчен әлегә мондый гамәлләр чит шул. Әби аңа рәнҗеми, бары тик килүен, "Әйдә, җыен, авылга кайтабыз!" - диюен генә көтә. Тик энекәшенең акылына килеп, игелек эшләр сәгатьләрен көтеп җиткерә алырмы ул... Чит туфракларда калу куркыта әбине. Үзе: "Мин бит догаларымнан беркемне дә калдырмыйм. Миңа атап сәдака да бирүче булмас инде", - дип өзгәләнә. Еракка төбәлгән карашлар, калтыранган куллар, ишек төбенә куелган шәлгә бәйләнгән төенчек бик озак күз алдымнан китмәде минем. Гомерендә яхшылыктан башка нәрсәне белмәгән әбине җылы, якты, нурлы үз йортында, үз көенә яшәтәсем килеп күңелем тулды. Соңрак, операциягә акча биргән гаиләнең Зәйнәп әбине үзләренә тәрбиягә алырга теләге барлыгын ишеттем. Бар бит җирдә игелекле кешеләр, бар кеше дә туң йөрәклегә әверелмәгән икән әле. Әбинең җиңел тормышка ияләшкән энекәше дә авырлык белән бер очрашыр, шул вакытта гөнаһларын искә алыр. Тик, соң булыр шул инде. Үкенечләргә урын калдырмыйча яшәсәк иде.

    Картлар йортында әбиләр дә, бабайлар да берсен-берсе яхшы беләләр, аралашалар. Аларның үзара әйтешеп йөри торган исемнәре, ягъни, кушаматлары да бар икән. Мисал өчен, гомер буе бригадир булган әбигә, хәзер дә "команда" биреп йөргәне өчен "генерал" дисәләр, барысын да белеп, һәр хәрәкәтләрен күздән кичереп утыручысына "прокурор" кушканнар. Ә менә гармунын үзе белән алып килеп, барысын бергә җыеп елаткан да, җырлаткан абзый кеше картлар йортының үз "Салават"ы икән. Нурытдин бабайның бар булган мал-мөлкәте янып, кара көл өеменә әверелгән. Тик бер генә исән әйбер калган - ул да булса - баян. Шушы дустын да югалтса, нишләгән булыр иде ул, үзе дә белми. Бабай тыныч күренә. Чөнки, килер кешесе дә, кайтыр урыны да юклыгын белә. Бик күп авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр күргән ул. Алар белән чагыштырганда мондагы тормыш аңа, мөгаен, җәннәткә тиңдер. Шуңа күрә дә, артык моңаймый, бәргәләнми, язмышы белән килешеп яшәвен дәвам итә. Моңлы җырлары гына башкаларның сагышын яңарта.

    Нурытдин бабай да яшьлегендә болай булыр дип сагышламаган, тигез, бәхетле картлык көткәндер. Тик менә ничек килеп чыкты бит. Рәшидәнең күз яшьләре шулай бәхетсез иттеме аны, әллә үзе дә белми кылган гөнаһлары баш калкыттымы?

    Яшьлегендә бер ятимә кызны сөйгән ул. Аңа күп вәгъдәләр биреп, инде туй көннәре билгеләнгәч кенә, юлында башканы - барлырак тормышта яшәүче Фәридәне очратып, көтмәгәндә аның белән яшәп китә Нурытдин. Беренче мәхәббәтен гомере буе уйлап, оныта алмый яшәсә дә, бер тапкыр да янына бармаган, гафулар сорамаган, тормышы белән кызыксынмаган ул. Чөнки, Фәридәдә усаллык та, чаялык та була. Ул инде бер эләктергән иргә башка ычкынырга ирек бирми. Ике балалары туа. Тик, озын гомерле генә булмыйлар. Үсеп буйга җиттеләр дигәндә, берсен салам өйгәндә трактор таптатып үтерә, икенчеләре салкын тиюдән тернәкләнә алмый якты дөньядан китеп бара. Шулай итеп оныклар сөяргә нысыйп булмый аларга. Гомер көзләренә парлы керсәләр дә, бала хәсрәте үзенекен итә, Фәридәгә дә чир кагыла. Бабайның инде уйланырга вакыты күп хәзер. Көн саен бер гомер юлы буйлап сәяхәт итә ул. Көн саен ук булмаса да, еш кына, бәлки Рәшидә белән кавышкан булсам, бу көннәр килмәгән булыр, картлыгымда бәлки миннән бай кеше булмас иде дип үкенә.

    Чыннан да, кемне генә алсаң да, күңел касәсе тулы монда. Алар ялгыш кына әйткән бер сүздән дә чайкалып, түгелергә генә тора. Шунысы аянычлы, балалары, оныклары булмаса да, аларның барысының да туганнары бар. Тик, алар гына туганлыкның кадерен белми, артык кашыкка санап, әби-бабайларны картлык көннәрендә чит-ят җирләрдә иза чиктерә. Никтер, аларның берсе дә, безгә дә картлык килер, көчле-гайрәтле чаклар үтәр дип уйлый белми. Туганмы ул, күршеме, бер-беребезгә карата игътибарлы булсак иде. Картлар йорты дигән шомлы сүз язмышларга язылмасын.

    Баскыч буйлап ишеккә таба атлыйм. Тамакка төер утырды, күзләргә яшь төйнәлде. Ходаем, минем якыннарымны, газизләремне, таныш-белешләремне мондый көннәргә калдырма, дип эчтән теләк тели-тели кайтыр юлга чыктым.

    Авыр ишек шыгырдап ачылды да, кире ябылды. Гүя ул биредә яшәүчеләрнең сагышларын үз артына яшерде.

    Ләйлә Вәлиәхмәтова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: