Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Лесник кызы Зәйтүнә

    - Әтием Мөхәммәтгалим бик озак еллар лесник булып эшләде. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач та яраткан эшен ташламады. Яшьрәк вакытта "Син кем кызы", дип сорасалар, "Лесник Мөхәммәтгалим кызы булам мин дип әйтә идем", - дип үзе белән таныштырудан башлады Тәүгелде авылында туып-үскән, шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг юбилеен каршылаган Зәйтүнә әби...

    - Әтием Мөхәммәтгалим бик озак еллар лесник булып эшләде. Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткач та яраткан эшен ташламады. Яшьрәк вакытта "Син кем кызы", дип сорасалар, "Лесник Мөхәммәтгалим кызы булам мин дип әйтә идем", - дип үзе белән таныштырудан башлады Тәүгелде авылында туып-үскән, шушы көннәрдә 90 яшьлек олуг юбилеен каршылаган Зәйтүнә әби Галимова.

    Бик яшьли кул арасына керә ул. Барлык чордашлары кебек авырлыкны күп күрә. Әтисе сугышка киткәч аның урынында калып урман карый. "Авыр чаклар күбрәк булды шул", - дип юкка гына уфтанмый Зәйтүнә әби. Бик чая, зиһенле була ул. Авыл кибетендә сатучы булып та эшли, аннан Кайбычка милициягә эшкә керә. Биредә җиде ел эшләгәч Ташкентка туганнарына кунакка китә. Һәм шунда төпләнеп тә кала. Медицина институтына укырга керә, тик берникадәр вакыттан соң, тормыш итүләр авырлашып киткәч, ярдәм кулы сузучы булмагач, укуын ташлап китә. Консерва заводында да, кондитер фабрикасында да эшли. Үз тырышлыгы белән ике бүлмәле фатир да ала. Бик гади, ярдәмчел булганы өчен үз итәләр аны. 2001 елда туган авылы Тәүгелдегә кайта Зәйтүнә әби. Җәй айларында авылда туганнарында, энесенең хатыны Тәнзилә тәрбиясендә яши. Ә кыш айларында Яшел Үзәндәге фатирына, үзе әйткәнчә, "җылы су"га китә икән. Энесенең, абыйсының балалары, оныклары һәрдаим аны кайгыртып торалар. Әле менә Гөлнара, Әнвәр һәм башка туганнары бергәләшеп күзенә операция ясатырга алып барганнар.

    Авылдагы чордашлары турында да бик үз итеп сөйли Зәйтүнә әби. Бер елгылар бишәү икән алар авылда.

    Зәйтүнә әбине юбилее белән район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләде һәм Рәсәй Президентының Котлау хатын тапшырды. Бакырчы авыл җирлеге башлыгы Фәрит Вәлиев юбилярны истәлекле бүләге белән сөендереп изге теләкләрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: