Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Лимон белән бал ярдәмгә килә...

Кышка аяк басканда тамак авырта, ютәл башлана.

  Ютәл төшкәндә бер лимонны аз гына суга салып, талгын утта 10 минут чамасы пешерергә кирәк. Шуннан аны алып урталай ярырга да, сутын сыгып, ике чәй калагы глицерин өстәп болгатырга һәм стакан тулганчы бал салырга.

  Кан басымы югары булганда, бал белән яшелчә сутлары тәкъдим ителә. Мәсәлән, чөгендер, кишер, шалкан сутын һәм балны бертигез күләмдә (берәр стакан) алып болгаталар. Ике-өч ай көненә өч тапкыр, ашардан бер сәгать алда, бер аш кашыгы эчәргә киңәш ителә. Катнашманы салкын урында сакларга кирәк.

  Югары ачылыклы гастрит авыруында көненә өч тапкыр, ашардан 1,5-2 сәгать алда, бал ашарга. Аннан тыш, балны җылы суда эретеп, көненә 120-150шәр грамм эчәргә мөмкин. Дәвалау курсы — 1,5-2 ай. Балны җылы су белән катнаштырып эчү зарур, бу исә ашказан мускулатурасының тонусын киметүгә һәм катнашманың яхшырак сеңүенә булышлык итә.

Чыганак:https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2024-11-07/limon-bel-n-bal-yard-mg-kil-3999672?utm_source=vk&utm_medium=social&utm_campaign=32350601

Фото:https://ru.freepik.com/free-photo/honey-jar-with-lemon-ginger_4290158.htm#fromView=search&page=1&position=6&uuid=dd1d8103-2b8b-4c60-bad3-9f2daaea3466

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев