Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Әлмәндәр авылы егете Рәсим Абдуллин: "Туган якның кырлары да якын"

    Хезмәт сөючән, тырыш егетнең туган ягына, туган җиренә булган мәхәббәте, хөрмәте чиксез.

     

    (27 июнь,Ләлә Сафиуллина, “Апастово-информ”).


    Рәсим Абдуллин эле берничә көн элек кенә армия сафларыннан кайткан. Туган якларын сагынып кайткан егет, җиң сызганып эшкә дә керешкән. “Хәрби хезмәт чыныктырды, туган якларның кадерен белергә өйрәтте. Бик сагынып кайттым. Шуңа да өйдә ял итеп ятмыйча, әтием янына кырга килдем. Туган якның саф һавасын сулап, рәхәтләнеп эшлим. Киләчәктә дә авылда калырга телим”, - диде ул, зур сөенече белән уртаклашып.
    Рәсим ерак Белгород, Ростов шәһәрләрендә авиациядә хезмәт иткән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: