Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Канализация чокырында эшләр алып барганда ике кеше үлгән

    Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган. ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар. Фаҗига иртәнге 09.14...

    Әлмәттә Биләр урамында ике ир-ат канализация чокырына егылып төшкән. Бу хактагы мәгълүмат бүген шәһәрнең оператив хезмәтләр пультына алынган.

    ТР Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре ачыклаганча, 32 яшьлек һәм 26 яшьлек ике әлмәтле канализация люгында эшләгәндә билгесез газ белән агуланганнар һәм җыелган суга егылганнар. Фаҗига иртәнге 09.14 сәгатьтән соң булган.

    Коткаручылар ир-атларның мәетләрен чыгарган. Фаҗига урынында Әлмәт янгын-коткару гарнизонының оператив төркеме, коткаручылар эшли, дип хәбәр итәләр министрлыкта. Эшчеләр үлеменә китергән сәбәпләр ачыклана.

    Чыганак: bavly-tat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: