Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ләйлә Фазлыева: Татарстан Президенты Юлламасы республикага елы буена темп бирәчәк

    Бүген Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советына юлламасында Татарстан үсешенең өстенлекле юнәлешләрен билгели.

    (24 сентябрь, “Апастово-информ”).


    Татарстан Президентының Дәүләт Советына юлламасы республикага елы буена тиешле темп алырга ярдәм итәчәк. Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына мөрәҗәгате церемониясе алдыннан, Татарстан республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева шундый фикер белдерде.
    “Юллама, чыннан да, темп бирәчәк, чөнки, ул икътисад, сәнәгать, сәясәт һәм башка тармаклар буенча аналитик мәгълүматларга нигезләнгән. Шулардан чыгып, республика үсешенә юнәлеш бирелә”, - диде Фазлыева һәм республикадагы социаль сәясәткә багышланган өлешенә үзе дә аеруча зур игътибар бирәчәген әйтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: