Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Ләйсән Таишева кияүгә чыкты

    "Татар радиосы"ың чибәр алып баручысы Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! Яшьләр туйга иң якыннарын чакырып, мәҗлесне Казанда үткәргән. - Туебыз бик күңелле узды, Аллага шөкер. Мәҗлесне алып баруны Илшат Исхаковка тапшырдык. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та (Римма Ибраһимова, Фәрит Таишев...

    "Татар радиосы"ың чибәр алып баручысы Ләйсән Таишева кияүгә чыкты! Яшьләр туйга иң якыннарын чакырып, мәҗлесне Казанда үткәргән.


    - Туебыз бик күңелле узды, Аллага шөкер. Мәҗлесне алып баруны Илшат Исхаковка тапшырдык. Артистлар чакыру буенча кыенлыклар булмады, чөнки гаиләбездә барысы да җырчы. Әнием дә, абыем да, Ландыш та (Римма Ибраһимова, Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанова -автор) котлап җыр башкардылар. Эш белән бәйле сәбәпле, әлегә ширбәт аен кичектереп торырга булдык, - дип сөйләдеIntertat.ru хәбәрчесенә Ләйсән Таишева.

    Кияү Саша исемле булса да, татарча бик яхшы белә. Кияүгә чыгу тәкъдимен дә татар телендә әйткән. "Без ике елга якын очрашып йөрибез. Танышуыбыз кызык кына булды. Яшьләр үзәгендә дусларым белән йөргәндә урамда таныштык. Гомеремдә дә алай танышып буладыр дип уйламадым, гадәттә, уртак дуслар аша танышалар бит. Саша - иҗаттан ерак кеше, бик төпле, акыллы", - дип сөйләгән иде безгә Ләйсән.

    Чыганак: intertat.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: