Апастово-информ
  • Рус Тат
  • M12 юлы Мәскәү белән Казан арасындагы туристик агымны җәелдерәчәк

    Мәскәү шәһәре буенча туризм комитеты председателе Екатерина Проничева югары тизлекле юл проектын Россия туризмының үсеше өчен бик әһәмиятле дип саный.

    (30 октябрь, “Апастово-информ“).


    Мәскәү-Казан юлы бу шәһәрләр арасындагы туристик агымны арттырырга ярдәм итәчәк һәм Россиянең берничә төбәгендә туризм тармагы үсешенә этәргеч бирәчәк.
    Бу хакта “Татар-информ“ мәгълүмат агентлыгына Екатерина Проничева үзе хәбәр итте.
    “Бу инфраструктура проекты шәһәрләр арасында югары тизлектә сәяхәт итәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук бу юл ике туристик үзәкне тоташтырганга сәхәтчеләргә тагын да отышлырак булачак", - диде Проничева.
    .“Сәяхәтне җиңеләйтү өчен шартлар тудырылуы бик яхшы. Бу Мәскәү, Түбән Новгород һәм Казан арасында туристик агым алмашуга да тәэсир итәр дип ышанабыз", - диде “Татар-информ“ агентлыгы әңгәмәдәше.
    M12 югары тизлекле юл 2024нче елга ачылырга планлаштырыла. Ул республиканың биш төбәге аша үтәр дип көтелә. Юлның гомуми озынлыгы 729 км, шул исәптән Татарстанда – ул 142 км.ны тәшкил итәчәк.
    Мәскәүдә "Россия - мөмкинлекләр иле" Президент платформасының конкурсы ачылды. Анда Казан вәкиле Анастасия Иванова катнаша.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: