Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Марьино авылында 82 яшьлек әби янып үлгән

Әби ялгызы гына яшәгән.

(16 ноябрь, “Апастово-информ”).


Янгын сүндерүчеләр хәбәр итүенчә, 13 ноябрь көнне 15 сәгать 40 минутта районның янгын сүндерү бүлегенә Марьино авылында шәхси йорт януы хакында хәбәр керә. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына барып җиткәндә, йортны, каралтыны ялкын чорнап алган була инде. Күршеләре өй эчендә ялгызы гына яшәүче 82 яшьлек әби калган булуы хакында әйтәләр. Янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәннән соң, кеше калдыкларына тап булалар.
- Янгын ягулык миченнән файдаланганда куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәмәү сәбәпле килеп чыкан, дип фаразлана. Әлеге йортка газ кермәгән. Ул мичкә утын ягып җылытылган, - дип белдерде янгын күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Раил Кашапов.
Ул шулай ук күпчелек янгыннар мичләрнең төзексезлеге һәм аларны кулланганда тиешле таләпләрне үтәмәү аркасында килеп чыгуы, мичләрне артык кызганчы ягу, мич стенасында ярыклар барлыкка килүе дә сәбәпче булуы хакында кисәтә. Йорт хуҗаларына пичләрнең, морҗаларның төзеклегенә игътибар итәргә киңәш итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев