Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Матбугат көне уңаеннан 18 майда Апаста “Йолдыз“ үзенең 55 нче эстафетасын үткәрә

    18 майда Апасның “Яр буе“ спорт-ял базасы территориясендә “Йолдыз (“Звезда“) район газетасы Кубок-призларына үтәчәк традицион эстафета ярышларына гомуми һәм урта белем мәктәпләреннән 4 әр кешелек командалар чакырыла.

     

    Командадагы һәр эстафетачының табиб биргән белешмә-заявкасы, мәктәп символы белән күкрәк билгесе, эстафета таякчыгы булу аерым тикшерелеп, урыннар чыгарылачак. Беренче этап озынлыгы 300 метр, ярышны кызлар ачып жибәрә. Икенче этап озынлыгы 800 метр, ир малайлар чаба. Өченче этап озынлыгы 700 метр, шулай ук ир малайлар узыша. Дүртенче этап озынлыгы 400 метр һәм эстафета-финишны кызлар төгәлли. Җиңүче командаларга Кубок, Диплом-Грамоталар һәм истәлекле бүләкләр биреләчәк. Чәй табыны янында иганәчеләребез ярдәме белән җиңелчә тамак ялгап  алу мөмкин булачак. Эстафета вакытында ЮХИДИ экипажы һәм табиблар бригадасы кизү торачак. Мәйданда көне буе музыка яңгыраячак, җирле телевидение һәм газета җурналистлары эшләячәк.

    “Яр буе“ спорт-ял базасының тигез, асфальт җәелгән йөгерү түгәрәгенең гомуми озынлыгы 700 метр. Биредә шулай ук заманча тирбәнгечләр, шашлык әзерләү, ял итеп алу өчен буа яр буенда ачык һавада махсус урыннар да көйләнгән. Сәламәт тормыш рәвешен, спорт яратучы апаслыларны безнең традицион, чираттагы илле бишенче эстафета ярышларын тамаша кылырга, йөгерешчеләргә көч биреп торырга чакырабыз. Командалар иртәнге тугызда теркәлү үтәчәк, беренче старт 10.00 сәгаттә.

    (6+)

    Ярышны оештыру комиссиясе

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: