Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Май бәйрәмнәре арасында аеруча уяулык кирәк

    Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлекләренең атналык эшчәнлеге белән танышудан башлады. - Бәйрәм көннәре якынлаша, кунаклар кайта, шуның өчен бөтен җирдә уяулык кирәк. Һәрбер авылда янгынга каршы отрядлар оештырырга, хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә су тутырылган савытлар куярга кирәк, - диде Илдар Вәлиев. Киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрдәге...

    Чираттагы җомга киңәшмәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлекләренең атналык эшчәнлеге белән танышудан башлады. - Бәйрәм көннәре якынлаша, кунаклар кайта, шуның өчен бөтен җирдә уяулык кирәк. Һәрбер авылда янгынга каршы отрядлар оештырырга, хуҗалыкларга, оешма-предприятиеләргә су тутырылган савытлар куярга кирәк, - диде Илдар Вәлиев. Киңәшмәдә шулай ук мәктәпләрдәге капиталь ремонт, котельныйларның әзерлеге, Бердәм Дәүләт Имтиханнарына әзерлек, чыгарылыш класс укучыларының кая укырга керәчәге дә каралды. Язгы чәчү барышы, хезмәт куркынычсызлыгын саклау мәсьәләләре дә игътибар үзәгендә булды. - Беребезгә дә: "Минем белән булмый ул күңелсез хәлләр", - дияргә ярамый, техниканың төзеклегенә, саклану чараларына аеруча игътибар кирәк, - диде районның баш инженеры Илдус Амануллин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: