Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Медицина хезмәтләре түләүле булачакмы?

    Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез. Түләүле медицина хезмәтләре...

    Соңгы вакытта кайбер интернет-басмаларда Татарстанда тиздән барлык медицина хезмәтләрен күрсәтү дә түләүле булырга мөмкин дигән фикерләр күренеп алды. Бу мәсьәләгә ачыклык кертүне үтенеп, без Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага мөрәҗәгать иттек. Аның белән булган әңгәмәнең бер өлешен бүген сезгә дә тәкъдим итәбез.

    Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү мәсьәләсе бик четерекле һәм халыкның ачуын чыгара торган мәсьәлә дип әйтер идем мин. Беренчедән, ул һәр гражданның иң мөһим конституцион хокукларыннан булган сәламәтлек саклау һәм медицина ярдәмен түләүсез алу хокукларына кагыла. Икенчедән, халыкның реаль керемнәре кими, эшсезләр саны арта барган икътисадый кризис шартларында бу мәсьәлә аеруча кискенләшә.

    Дөресен әйтим, медицина өлкәсендә түләүле хезмәтләр күрсәтү проблемасы безне нык борчый, чөнки территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының төп бурычы мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда пациентларның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклау бит.

    Ә сез куйган сорауга килгәндә, мин бары шуны гына әйтә алам: ул дөреслеккә туры килми. Әгәр дә якын киләчәктә шундый зур үзгәрешләр көтелсә, без, һичшиксез, бу турыда алдан ук хәбәр иткән булыр идек. Беренче чиратта, билгеле инде, массакүләм мәгълүмат чаралары аша.

    Мәҗбүри медицина иминияте турындагы федераль закон нигезендә мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнарга медицина ярдәме Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы күләмендә түләүсез күрсәтелә. Полис иминләштерелгән затларның поликлиникада һәм стационарда медицина ярдәмен, ашыгыч медицина ярдәмен түләүсез алу хокукын таныклый торган документ булып тора.

    Ләкин шуңа да басым ясап үтәсем килә: түләүсез күрсәтелә торган ярдәм дә чынлыкта түләүсез түгел бит. Үзегез күреп торасыз: бер генә медицина учреждениесе дә, бер генә табиб та бушка эшләми. Эшләүче гражданнарга медицина ярдәме күрсәткән өчен эш бирүчеләр акчасы исәбеннән түләнә, ә эшләми торган халык өчен түләү Россия Федерациясе субъекты бюджеты акчасы исәбеннән гамәлгә ашырыла.

    Без - халыкны иминләштерү өлкәсендә эшләүчеләр - халыкка күрсәтелә торган медицина хезмәтләренә эш бирүчеләр һәм субъект бюджеты акчасы хисабыннан түләнгәнгә күрә, аларны түләүсез күрсәтелә дип атамыйбыз, гәрчә кешеләр алардан бушлай файдаланса да.

    Әйтегез әле, зинһар, мәҗбүри медицина иминияте буенча иминләштерелмәгән затлар белән эш ничегрәк тора? Аларга медицина хезмәтләрен бушлай күрсәтү каралганмы?

    Иминләштерелмәгән затларга медицина ярдәме кичектергесез яки ашыгыч ярдәм күрсәтергә кирәк булган очракларда гына бушлай күрсәтелә. Моңа көчле авырулар белән авырый башлау, имгәнү, пациент тормышына куркыныч тудыра торган хроник авырулар көчәеп китү очраклары керә. Халыкка бушлай күрсәтелә торган әлеге ярдәм өчен республика бюджеты түли. Бу Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2015 елның 19 декабрендәге 1382 нче карары белән расланган Гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы нигезендә шулай каралган.

    Соңгы вакытта массакүләм мәгълүмат чараларында эшкә яраклы яшьтәге эшләмәүче гражданнарга күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләү турындагы закон чыгару инициативасы буенча дискуссияләр алып барыла. Бу мәсьәләгә карата Сезнең фикерегезне беләсе килә.

    Сүз законнарга эшкә яраклы яшьтәге эшләмәүче гражданнарны иминият кертемнәре (шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте фондына да) түләргә мәҗбүр итә торган төзәтмәләр кертү хакында бара. Ул рәсмиләштерелмәгән формада эшләүче һәм эш хакы алучы һәм, шулай булгач, иминият кертемнәре һәм салымнар түләмәүче гражданнарга кагыла. Әлеге категорияле гражданнар өчен кертемнәрне, аларны эшләмәүчеләр дип санап, дәүләт түли. Икенче төрле итеп әйткәндә, аларны барлык намуслы салым түләүчеләр түли, шул исәптән сезнең белән без дә түлибез. Үзегез күреп торасыз: илебез икътисадында «күләгәле сектор» шактый урын алып тора. Шуның аркасында мәҗбүри медицина иминиятенә керемнәр керми кала. Нәтиҗәдә - түләүсез медицина өлкәсе зыян күрә.

    Бер уйлаганда, закон проектын әзерләүчеләрне дә аңлап була. Алар шулай итеп хезмәт базарын киметергә һәм субъектлар бюджетларына төшә торган авырлыкны җиңеләйтергә уйлый. Мәсьәлә шактый катлаулы, ул инде берничә ел тикшерелә. Тик аны бик нык уйлап, җентекләп тикшереп хәл итәргә кирәк. Халыкка түләүсез күрсәтелүе дәүләт тарафыннан гарантияләнә торган медицина ярдәмен финанслар белән тәэмин итү нәкъ менә шушы мәсьәләне хәл итүгә турыдан-туры бәйләнгән бит.

    Түләүле хезмәтләр күрсәтү мәсьәләсенә кире кайтыйк әле. Медицина оешмасы полисы булган пациенттан нәрсәләр өчен акча түләттерергә хокуклы?

    Пациентлардан акча түләттерү очраклары РФ Хөкүмәтенең 2012 елның 4 октябрендәге 1006 нчы карары белән расланган Түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрендә тулысынча күрсәтелгән.

    Мәсәлән, гражданнар аноним рәвештә күрсәтелә торган медицина ярдәме, стационардагы индивидуаль медицина посты, медицина күрсәткечләре булмаган шартларда гражданнарның үз үтенечләре буенча күрсәтелә торган медицина ярдәме өчен түли. Шулай ук уңайлылыгы арттырылган шартларда дәваланган һәм башка сервис хезмәтләре күрсәткән өчен дә түләү алына.

    Түләүле хезмәтләр күрсәтү инде нормага кереп бара һәм бөтен нәрсә өчен дә түләргә туры килә, дигән сүзләр белән Сез килешәсезме?

    Әйе, мондый проблема бар, без аны яхшы беләбез. Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына, шулай ук иминият медицина оешмаларына ел саен меңгә якын нигезле шикаять керә һәм аларның яртысыннан артыгы диярлек медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга йә гражданнардан медицина ярдәме күрсәткән өчен акча алуга бәйле.

    Хәзерге вакытта медицина оешмаларында халыктан акчаны рәсми рәвештә дә, ягъни түләүле хезмәт күрсәтү турында шартнамә төзеп, рәсми булмаган рәвештә дә алалар. Кайвакыт полис буенча әлеге медицина ярдәмен бушлай алып булу турында пациентларга аңлатып та тормыйлар.Яхшылап аңлатмагач, авыруларда «шулай тиештер инде» дигән ялгыш фикер туа.

    Менә сезгә берничә мисал. Күптән түгел безгә табиб кушуы буенча операция ясаткан өчен үз кесәсеннән 35 мең сум акча түләгән бер ханым шикаять белән мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, медицина оешмасында бу ханым белән түләүле хезмәтләр күрсәтү турында шартнамә төзеп тормаганнар. Стационардан чыкканда кулына бирелгән белешмә кәгазен укып караганнан соң, ул үзен дәвалау мәҗбүри медицина иминиятенә 40 216,26 сумга төшү турында белгән. Шулай итеп, медицина оешмасының операция өчен пациенттан да, иминият медицина оешмасыннан акча алуы мәгълүм булган.

    Ә менә монысы икенче очрак. Казан шәһәре хастаханәләренең берсендә хирургия бүлегендә наркоз өчен пациентлардан 1,5 мең сумнан 3 мең сумга кадәр акча алганнар, моны авыртуны баса торган бу чара медицина ярдәме күрсәтү стандартына керми дип аңлатканнар. Үзегез исәпләп карагыз: авыртуны баса торган препаратлар бәясен исәпкә алып, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча борын куышлыгына һәм югары сулыш юлларына ясала торган операцияләр кыйммәте (билгеле инде, аларның катлаулылыгын да исәпкә алып), 20 мең сумнан 46 мең сумга кадәр булырга мөмкин. Күрәсез, бу шактый зур сумма.

    Кызганыч, күрсәтелгән медицина ярдәме өчен икеләтә түләтү очраклары саны кими бара, дип әйтә алмыйм, алар бала тудыру һәм карау хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә әледән-әле булып тора. Мондый тәртип бозуларны булдырмый калу өчен күп тырышырга кирәк әле. Билгеле инде, аларны пациентлар мәҗбүри медицина иминияте фондына яки иминият компаниясенә мөрәҗәгать иткәндә генә ачыклап һәм авызлыклап булачак.

    Шуңа күрә без узган җәйдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы сессиясендә депутатларга «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» Федераль законга территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларына һәм иминият компанияләренә түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне тикшерүдә тоту вәкаләтләрен бирү турында төзәтмәләр кертү башлангычы белән чыгарга тәкъдим иттек. Тәкъдимебез кабул ителгән очракта, без, медицина оешмаларында түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турындагы шартнамәләрне һәм реестрларны тикшереп, гражданнарның хокукларын бозучыларны финанс җаваплылыгына тарта алачакбыз.

    Пациентка акча түләргә кушу очраклары да булгалый. Бу очракта аңа нәрсә эшләргә киңәш итәр идегез?

    Мәҗбүри медицина иминияте полисы була торып медицина хезмәте күрсәткән өчен түләргә туры килсә, акчаны кире кайтарып алу мәсьәләсен хәл итү табибларның яки медицина оешмаларының законсыз гамәлен туктатып калуга караганда күпкә авырырак, бигрәк тә түләү документлары булмаса.

    Шуңа күрә, әгәр дә пациентка түләүле нигездә тикшеренергә яки консультация алырга йә теге яки бу медицина хезмәтен күрсәткән өчен түләргә тәкъдим итсәләр, бу турыда аңлатмалар бирүне яки ярдәм сорап иминият вәкаләтле вәкиленә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен мәҗбүри медицина иминияте фонды базасында контакт-үзәк оештырылды, ул нәкъ менә шундый мәсьәләләрне үз вакытында хәл итүне күздә тота. Сорауларны 8 800 200 51 51 телефон номерына шалтыратып җиткерергә була. Шалтыраткан өчен түләү алынмый.

    Тотылган акчаны кире кайтарып алу мөмкинлеге бармы соң?

    Әйе бар. Тик тотылган акчаны медицина оешмасы тарафыннан компенсацияләүне таләп итү өчен пациентның шартнамәсе, касса яки товар чеклары булу мәҗбүри. Ул әнә шул документлары белән үз иминият медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә тиеш.

    Без узган елда кергән нигезле шикаятьләрнең 92 процентын судка кадәр канәгатьләндерә алдык. Шикаятьләр арасында медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуга, гражданнардан акча алуга, медицина ярдәмен сыйфатсыз күрсәтүгә кагыла торганнары да бар иде.

    Медицина оешмалары үз ирекләре белән пациентларга барлыгы 263 мең сумнан артык күләмдә акча кире кайтарып бирергә мәҗбүр булды. Калган шикаятьләр судта тикшерелде һәм шулай ук пациентлар файдасына хәл ителде. Мораль зыянны компенсацияләүне кертеп, түләттерелгән барлык сумма 907 мең сум тәшкил итте.

    Медицина ярдәмен түләүсез һәм түләүле нигездә күрсәтү шартлары һәм тәртибе турындагы мәгълүматларны каян алырга була?

    «Россия Федерациясендә гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» һәм «Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» федераль законнар нигезендә медицина оешмалары мондый мәгълүматны үз рәсми сайтларында, шулай ук медицина учреждениеләрендә урнаштырырга тиеш.

    Иминият медицина оешмалары шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтү төрләре һәм шартлары, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары хакында мәгълүмат бирергә бурычлы. Мәгълүматны алар үз сайтларында һәм медицина оешмаларында һәм мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү пунктларында стендларда урнаштыра.

    Фондның рәсми сайтында да (www.fomsrt.ru) мондый мәгълүмат шактый тулы бирелгән.

    Моннан тыш, кызыксындыра торган сорауларга җавапларны контакт-үзәкнең 8-800-200-51-51 түләүсез номерына шалтыратып та алырга була.

    Сүземне йомгаклап тагын шуны гына әйтәсем килә: тормышта үз хокукларыңны белү, алардан дөрес файдалану бик мөһим. Сораулар килеп чыкканда ярдәм сорап кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген яхшы белү дә күп кенә проблемаларны җиңелрәк хәл итәргә булыша. Без эшчәнлегебезне әнә шул принциптан чыгып алып барабыз. Сорауларыгыз бар икән, рәхим итегез! Без һәркемгә ачык һәм ярдәм күрсәтергә әзер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: