Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Медицина иминиятләштерү полисына игътибарлы булу кирәк

    Табибка кабул ителүгә язылу өчен медицина иминиятләштерү полисы кирәк. Аны югалткан очракта нишләргә?

    (19 март, Ләйлә Шиһабиева, “Апастово-информ“).



    Әгәр ул документны югалтсагыз, вакытны әрәм итмичә, гариза, паспорт, СНИЛС белән иминиятләштерүче компаниягә мөрәҗәгать итегез. Яңа полисны әзерләгән вакытка компания сезгә вакытлыча таныклык бирәчәк. Аның гамәлдә булу вакыты – 30 көн. Әлеге таныклык кешегә медицина ярдәме алырга хокук бирә. Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе фондының Буа филиалы җитәкчесе Илсур Гарипов шулай дип белдерде.

    “Кулында медицина полисы булмаган кешенең тормышына куркыныч янаганда стационарда түләүсез медицина ярдәме күрсәтеләчәк. Ә планлы формадагы ярдәм шәхси акчага яки ирекле медицина иминияте хисабына гына була“, – диде җитәкче.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: