Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Механизатор көне буе кыр эшендә

    Илгиз абый Сәгъдиев лаеклы ялда мин дип тормый, җәен дә, кышын да терлекләр кайгырта

    (1 июль, Ландыш Гайнуллина, “Апастово-информ”). 


    Илгиз абый “Свияга” берләшмәсенең Дүртиле бүлекчәсендә 42 елдан бирле тракторчы булып эшли. Җәен үләннәр, саламнар пресслау хезмәтендә булса, кышын фермада терлекләр ашата. 
    “Иртәнге сәгать 7дән кичке 7гә кадәр кырда мин. Вакыт белән исәпләшеп тормыйбыз анысы, кирәк булса, соңрак та кайткаларга туры килә. Көнгә 100-120 печән төргәклибез. Техникалар да җитәрлек, барлык запчастьлар бар. Төшке аштан да калдырмыйлар”, - дип сөйләде механизатор хезмәте турында.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: