Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мөһерле ит өчен кем җавап бирә?

    Районга Татарстан Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов килде. Республиканың 8 районы авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәләре җитәкче-белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә чыгыш ясап, мал табибларын закондагы яңалыклар белән таныштырды. Татарстан баш дәүләт ветеринария лабораториясенең-ветсанитар экспертиза бүлеге мөдире Габделхак Мотыйгуллин районда ветеринария таләпләренең бик төгәл үтәлүен билгеләп үтте....

    Районга Татарстан Министрлар Кабинетының баш дәүләт ветеринария идарәсе җитәкчесе Алмаз Хисаметдинов килде. Республиканың 8 районы авыл хуҗалыгы идарәсе, ветеринария берләшмәләре җитәкче-белгечләре катнашында үткән киңәшмәдә чыгыш ясап, мал табибларын закондагы яңалыклар белән таныштырды.

    Татарстан баш дәүләт ветеринария лабораториясенең-ветсанитар экспертиза бүлеге мөдире Габделхак Мотыйгуллин районда ветеринария таләпләренең бик төгәл үтәлүен билгеләп үтте.

    -Район хакимимяте бу мәсәләдә таләпчән һәм мал табибларына булышу яклы,-диде ул.

    -Йомралыда һәм Борнашта бик заманча ветеринария пункты-амбулатория төзеп куйгансыз. Быел Шыгайда да шундый ук модульле участок ветеринария пункты сафка бастырылырга тиеш. Апаста Татарстанда үрнәк итеп куелырлык сугым пункты да булырга тиеш. Югыйсә, эшмәкәрләргә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, хуҗалыкларга терлекне законлы нигездә суеп эшкәртү, иткә тиешле документлар алу һәм рәсмиләштерү өчен чит районнарга мөрәҗәгать итү очраклары белән очрашабыз, акчагыз читкә китмәсен, сез моны булдыра аласыз! Татарстанның Таможня Берлеге таләпләре буенча эшләү тәртибенә күчүе барыбыздан да азык-төлек базары, кулланучылар куркынычсызлыгы таләпләренең катгый үтәлешен таләп итә. Бу программаның чираттагы этабы буенча ит продукциясен сугым пунктларыннан кулланучыларга илтүдә, ирекле сатуга чыгару буенча да яңалыклар булачак...

    Шуңа да Казан кунагының:

    -Моңа кадәр вайон ветеринария берләшмәсендә иткә ветеринария-санитар экспертиза ясалганда бердәм үрнәкле кләймә сугыла иде. Аның дөрес кулланышына игътибар җитенкерәмәде. Быелдан башлап бу тәртип үзгәрә. Районнардагы ветсанитар эспертларның һәммәсенең исемле мөһерләре булачак, аның беренче үрнәкләрен тапшыруны Апастан башларга булдык,-диюе көтелмәгән хәл булмады, билгеле. Апас дәүләт ветеринария берләшмәсе ветсанитар эксперты Шәүкәт Гыйсмәтуллин белән ветлаборатория вәкиле Светлана Бикмуллинага яңа мөһерләрне алкышлар астында тантаналы итеп бирделәр. Гыйсмәтуллинныкы иткә кләймә сугу өчен 665801, тире кләймәләү өчен 165801 санлы. Бикмуллина шәхси кләймәсе 665802 һәм 165802 саны астында. Аларны чит кулларга бирергә ярамый, мөһернең дөрес кулланышы өчен экспертлар шәхсән җаваплы затлар булып саналалар.

    Төрле тендерларда отып район мәктәпләре, балалар бакчалары, аграр көллият, җәмәгать туклануы предприятиеләренә кайтарылучы. Татарстанда гына җитештерелгән итне ашханә складына керткәнче үзебезнең ветсанитар экспертлар тикшереп, аны куллануга яраклылыгын раслаучы 4 нче формалы документ биргәндә яңа кләймә сугылмый. Сугым пунктларында иткә шундагы җаваплы эксперт шәхси кләймәсе сугыла һәм 2 нче формалы ветеринария белешмәсе бирелә. Бу ит Россиянең башка регионыннан китерелсә район ветеринария берләшмәсе лабораториясендә тулы анализ үткәрелеп, түшкәдә экспертлар Гыйсмәтуллин яисә Бикмуллина шәхси кләймәсе һәм алар тутырган 4 нче формалы төп документ булырга тиеш. Апаста җитештерелеп суелган хайван тиреләрендә фәкать үз экспертларыбыз кләймәсе, алар биргән документлар булмаса эшмәкәрләргә, тире җыючыларга аларны районнан читкә чыгарырга ярамый.

    -Ит түшкәсендә икедән артык кләймә булганда да тикшерүчеләрдә шик туачак һәм яңа таләпләр буенча бу закон бозу булып саналачак,-дип үз фикерен белдерде Татарстан Дәүләт ветеринария инспекциясенең Апас территориаль бүлеге җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.

    -Эче күбеп яки ашказаны эшләмәү сәбәпле ихтыярсыз суелган иттә атония һәм тимпания очракларын аны кечкенә генә савытта пешереп карап бик тиз белеп була. Бу ит тиз каралып китә, шулпасында, аш күбегендә начар ис сизсәгез аны кулланмагыз, бу кеше сәламәтлеге өчен бик зарарлы һәм гомерегез өчен дә бик куркыныч,-дип кисәтә ветсанэксперт Шәүкәт Гыйсмәтуллин.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: