Апастово-информ
  • Рус Тат
  • "Металлург" – Гагарин кубогы иясе!

    Магнитогорскиның "Металлург" командасы Гагарин кубогының финал сериясенең җиденче матчында Мәскәүдә ЦСКАны отты - 3:1. Җиңү китергән алканы Канада сакчысы Крис Ли кертте. Ә Евгений Тимкин үз карьерасында плей-оффта беернче алкасын кертте, аннары буш капкага тагын бер алка ташлады. Данис Зарипов үзгә рекорд куйды - дүртенче тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009...

    Магнитогорскиның "Металлург" командасы Гагарин кубогының финал сериясенең җиденче матчында Мәскәүдә ЦСКАны отты - 3:1.

    Җиңү китергән алканы Канада сакчысы Крис Ли кертте. Ә Евгений Тимкин үз карьерасында плей-оффта беернче алкасын кертте, аннары буш капкага тагын бер алка ташлады.

    Данис Зарипов үзгә рекорд куйды - дүртенче тапкыр Гагарин кубогын отты. 2009 һәм 2010 елларда - "Ак Барс", ә 2014 һәм быел "Металлург" белән. Шулай итеп, "Металлург" ике тапкыр Гагарин кубогын отты. Ә Россия чемпионатында бишенче тапкыр иң яхшы клуб булып танылды.

    ЦСКА (Мәскәү) - "Металлург" (Магнитогорск) - 1:3 (0:1, 1:1, 0:1)

    0:1 Тимкин (Ли, 12:55)
    1:1 Мамин (Киселевич, Плэтт, 35:54)
    1:2 Ли (Зарипов, Коварж, 38:57)
    1:3 Тимкин (59:17, буш капкага)

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: