“Мәхәббәт тарихы” бәйгесе җиңүчеләре – Апас боз сараенда

Газетабыз сайтында барган "Мәхәббәт тарихы" бәйгесенә йомгак ясалды. Үзләренең сөю-сәгадәтләрен шигъри юлларга салып, бәйгегә юллаган һәм укучыларыбыз мәхәббәтен яулаган парлар "Алтын алка" боз сараеның сертификатына лаек булды һәм массалы шууга чакырылды. Боз сараенда массалы шуу җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кичке сәгать сигездән тугызга кадәр дәвам итә. Райондашларыбыз бирегә бик...
Газетабыз сайтында барган "Мәхәббәт тарихы" бәйгесенә йомгак ясалды. Үзләренең сөю-сәгадәтләрен шигъри юлларга салып, бәйгегә юллаган һәм укучыларыбыз мәхәббәтен яулаган парлар "Алтын алка" боз сараеның сертификатына лаек булды һәм массалы шууга чакырылды.
Боз сараенда массалы шуу җомга, шимбә һәм якшәмбе көннәрендә кичке сәгать сигездән тугызга кадәр дәвам итә. Райондашларыбыз бирегә бик яратып йөри. Хәтта ерак авыллардан, тирә-күрше районнардан килүчеләр дә бар. 14 февраль - гашыйклар көнендә дә бозга 200ләп кеше килде. Алар арасында безнең бәйге җиңүчеләре Свияжский бистәсеннән Илмир һәм Фирая Хисамовлар, Апастан Кирилл Хураськин һәм Рузил Хилавиев белән Айзилә Айтуганова да бар иде.
Фирая апаның күңеленнән шигырь ташып тора. Бу саф һәм бөек хисләрне ак кәгазь битенә төшерү бәхете һәркемгә дә бирелмәгән. Тормыштан ямь, хезмәтеннән тәм табып, иҗат ялкынында кайнап яшәүче Фирая апа бу көнне дә буш кул белән генә килмәгән иде. Ул гашыйк йөрәкләргә үзенең шигырен бүләк итте. Илмир абый да тормыштагы тиң ярының сәләтен аңлый, хуплый һәм шигырьләрен яратып укый икән. Илмир абыйны без шулай ук оста хоккей уйнаучы буларак та беләбез.
- Бер сәгать вакытыбыз күңелле дә, файдалы да узды. Рәхмәт, бәйгеләрдә тагын да катнашырга исәп, - диделәр Хисамовлар.
Бар җирдә актив булган, укуда да, җәмәгать эшләрендә дә сынатмаган Кирилл Хураськинның шигырен дә www.apastovo.ru сайты укучылары яратып укыды һәм югары бәяләде.
Бу көнне боз сарае төрле утлар белән бизәлде, бәйрәм рухын алды. "Сәләт" балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре һәм балалар Думасы депутатлары һәркемне бәйрәм белән котлады, "йөрәкләр" таратты, иң матур парларны билгеләде.
Сайттагы киләсе бәйге 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлана. Әтиләрегез, дәү әтиләрегез, абыйларыгыз, солдат улларыгыз, егетләрегез турындагы язмаларны һәм фотосурәтләрне безгә юллагыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 21:44“Тормыш иптәшем миңа Наилә дип эндәште” Олы Бакырчы авылында яшәүче Хәерниса әби Насыйбуллина 90 яшьлек олы юбилеен каршылады.5600
-
23 май 2022 - 21:05Апаста Дәүләт сынаулары башланды Апас урта мәктәбендә урнашкан Дәүләт имтиханнарын тапшыру пунктында сынаулар башланып китте.7100
-
23 май 2022 - 21:01Апас дәрәҗәле якташларыбызны кабул итте Читтә яшәүче якташларыбыз туган җир туфрагын сагынып кайта. Туган үскән яклар үз балаларын тарта шул.8500
-
23 май 2022 - 19:55Өшкерелгән су күп кенә чирләрдән дәвалый Ашамыйча кеше бер ай тора ала, ә сусыз 3 көн дә яшәргә авыр, диләр.6600
-
23 май 2022 - 19:53Апаста “Ислам дине – үрнәк дин” дип исемләнгән зур чара узды Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылды һәм Апас мәдәният йортында үткәрелде.8500
-
23 май 2022 - 18:55Мәктәп укучылары Россия территориясендә бушлай сәяхәт итә алачак Ростуризм мәктәп укучылары өчен бушлай туристик сәфәрләр программасын башлап җибәрә.6000
-
23 май 2022 - 17:55"Буяганда яки чистартканда кабер өстенә басарга ярыймы?" "Ялларда авылга кайткач, зиратта чардуганнар буядык. Кабер аралары бик тар. Чардуганны эчке яктан, кабернең бер өлешенә басып буярга туры килде. Өйгә кайтканнан бирле шуңа эч пошып йөри. Чардуган буяганда кабер өстенә басарга ярыймы?" - дип сорый Гөлфия Шакирова.18100
-
23 май 2022 - 16:55Гаилә акчасы кем кулында булырга тиеш? Чыннан да, гаиләдә акча кем кулында булырга һәм кайда сакланырга тиеш? Хатын сумкасындамы, шкафтамы, әллә ирнең саклык кенәгәсендәме? Ирем белән өйләнешеп аерым бер гаилә булып яши башлаган вакытлар.14900
-
23 май 2022 - 16:52Чүрибураш авылыннан Әминә әби Хәмитова: “Язмыштан узмыш юк икән” 90 яшен каршылаучы ак әбигә Ил башлыгының, район башлыгының Котлаулары ирештерелде, авыл җирлеге исеменнән бүләкләр тапшырылды.9700
-
23 май 2022 - 15:55Казанның Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салынды 20 майда Казанның элек «Кырлай» паркы буларак танылган урынында Җәмигъ мәчете төзелешенә нигез ташы салу тантанасы узды.7200
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
20 май 2022 - 16:17Новости "Апас хәбәрләре" 23.05.2022
-
23 май 2022 - 14:03Район башлыгы сөт җыю бәясен арттыру бурычын куйдыРайон башлыгы Айрат Җиһаншин сөт җыючылар һәм авыл җирлеге башлыклары белән очрашты.19500
-
23 май 2022 - 10:43Иске Әнәлеләр спорт белән дусИске Әнәле авылында олысы, кечесе спортны үз итә.13400
-
5 май 2022 - 13:41Апаста 9 Май - Бөек Җиңү көне уңаеннан Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтләнәРайон башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ак Барс” Банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, “Апас” якташлык җәмгыяте президенты Марат Нуриев Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашты. Ветераннарга район башлыгы, “Ак Барс” Банк идарәсе, “Апас” якташлык җәмгыяте исеменнән бүләкләр бирелде, котлаулар яңгырады.44800
-
21 май 2022 - 07:55Апаста чик сакчылары көне билгеләп үтелә 28 май – чик буе гаскәрләре көне. Традиция буенча бу көнне чик сакчыларының очрашуы уза.19800
-
21 май 2022 - 16:44Апас районы делегациясе “Изге Болгар җыены”нда булды Районыбыз мөселманнары Болгар шәһәрендә Идел буе Болгары дәүләте тарафыннан Ислам динен рәсми кабул итүгә 1100 ел тулу уңаеннан оештырылган җыенда катнашты.59700
-
19 май 2022 - 02:55Бәрәңге утыртмадыгызмы әле? Бүген авылда яшәүче ике кеше очрашса, иң еш бирелә торган сорау бу. Шулай булмый хәле дә юк. Инде май аеның уртасы үтеп китте, әле күбебезнең җирләр шул килеш. Барыбызның дисәк, дөресрәк тә буласы, бик сирәкләр генә җирләрен эшкәртеп, утыртырга өлгерде. Алары да – үз мини-тракторлары, мотоблоклары булган кешеләр генә. Кемнәрдер, май ялларында балалар кайткан чакта эшләп калыйк дип, утыртырга ашыкты. Ашыкканнарын да белделәр, әмма өлкән яшьтәгеләр: «Үзебезнең генә көч җитми шул инде…» – диеште.56100
-
19 май 2022 - 07:55Иремнең абыйсы үзенә бала табып бирүемне сорый Ирем Фәрит белән 11 ел яшибез. Йорт төзеп чыктык. Аннан өч балабыз туды: зур кызыбыз Алиягә - 10, Гөлназга - 7, ә төпчек улыбыз Рөстәмгә 2 яшь.53700
-
20 май 2022 - 04:5520 майга һава торышы Җомга, 2022 елның 20 маенда һава торышы шундый булачак:43300
-
21 май 2022 - 18:55«Әни чыгып киткәч, өйдә ямь бетте» Яшь егетнең үзәк өзгеч хатын сезгә дә тәкъдим итәбез.41300
-
20 май 2022 - 15:55Апаслы бер атнада ике тапкыр салмыш килеш юлга чыккан Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы тәүлектә салмыш килеш руль артына утыручы 2 шоферга беркетмә төзелгән.41100
-
20 май 2022 - 08:55«Үземнән 15 яшькә олырак туганым мине җиде ел яратып йөрде» Рәйхананың егете була торып та Ризат араларны суытырга теләмәде. Авылда туганнарына килеп йөрүен, концертларга чакыруын дәвам итте, әмма Рәйхана нык торды — башка бармады.38900
-
21 май 2022 - 02:55Ял көннәрендә кар көтелә? Бүген көндез Татарстанның күпчелек районнарында – яңгыр. Алдагы тәүлектә дә явым-төшем, кырау көтелә. Ял көннәрендә республика территориясендә салкын һава торышы саклана. Бу хакта Татарстан Гидрометеоүзәге хәбәр итә.38900
-
20 май 2022 - 13:55Апаста “Яшь инспекторлар” отрядлары нәтиҗә ясады Район хакимиятенең утырышлар залында “Яшь инспекторлар” отрядлары эшләренә нәтиҗә ясадылар. Шул ук вакытта “Иң яхшы яшь инспекторлар отряды” бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнде.37700
-
22 май 2022 - 04:55Таш йөрәк (Кәрим Кара) Диләнең Гариф кызы икәнен барысы да белә иде авылда. Бер кеше моны күрмәде дә, белмәде дә - Гариф үзе. Күп еллар элек шымтый холыклы егет Зөлфия исемле кызның артыннан калмый йөрде.37000
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Апастово-информ
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73779 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Хилавиева Гюзель Галимулловна
Адрес редакции: 422350, п.г.т. Апастово, ул. Молодежная, д. 1
Телефон редакции: (84376) 2-13-66. Электронная почта редакции: yolduzz@mail.ru, также на эту электронную почту можете отправить сообщения о фактах коррупции.
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика