Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Миңа тиешле субсидияләр

    Республикабызда “Минем субсидияләр” исемле сервис эшләү дәвам итә.

    (13нче май, “Апастово-информ”).


    Аның ярдәмендә, дәүләт бирүче төрле субсидияләр турында бик җайлы, уңайлы һәм тиз форматта мәгълүмат алып һәм тиешле субсидияне рәсмиләштереп булачак.


    Республика территориясендә бирелә торган барлык субсидияләр һәм компенсацияләр турындагы мәгълүмат шәхси хуҗалык алып баручыларына, шәхси эшмәкәрләргә, урта һәм кече бизнес вәкилләренә аңлаешлы итеп тәкъдим ителәчәк һәм бер каталогка җыелачак.


    Гражданнарга озак итеп чиратларда торырга, бик күп документлар җыярга кирәк булмаячак. Боларның барысын да телефон аша он-лайн режимда гына эшләргә мөмкин булачак. Система үзе үк, кыска гына сораштыру үткәргәннән соң, тиешле өстәмә ярдәм чаралары турында күрсәтеп бирәчәк.


    Бу сервис эшли башлагач, ике атна эчендә субсидиягә гариза ачылу турында хәбәр килә. Барлык мәгълүматны электрон рәвештә биреп була. Гариза биргәнче үк, мәгълүматларның дөреслеккә туры килүе тикшереләчәк.


    Сервистан файдаланучы һәр кеше, үзенә тиешле субсидия турында, аны алу шартлары турында бөтен мәгълүмат белән таныша алачак.
    Бирелгән гаризаның хәрәкәте турында да, үзеңнең шәхси кабинетың аша мәгълүмат алып булачак.
    Әлеге сервис Татарстанда “Цифрлы экономика” милли проекты кысаларында, 2020нче ел ахырына кадәр сафка басачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: