Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Миллион татарстанлы тавыш бирде инде

    Конституциягә төзәтмәләр буенча республика сайлаучылары үзләре өчен иң җайлы тавыш бирү ысулын сайлый алалар.

    (28 июнь, “Апастово-информ”).


    Татарстанда барлыгы 1млн 162,5 мең сайлаучы Россия Конституциясенә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирде. Бу хакта Татарстан Үзәк Сайлау Комиссиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

    Татарстанда барлыгы 2,9 млн кеше Төп Законга үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирергә хокуклы.
    Беренче тапкыр сайлаучылар ачык һавада тавыш бирә алалар. Андый участоклар махсус җиһазланган автобусларда һәм палаткаларда эшли. Алар хезмәтеннән 92 мең 430 кеше файдаланган. Республикабызда барлыгы 427 сайлау участогы йортлар янындагы территорияләрдә урнашкан. Аларның эш графигы турында участок сайлау комиссияләре хәбәр итеп торалар. 30нчы июньдә кич белән андый участоклар ябылачак. 1нче июль төнне - Төп сайлау бирү көнендә бары тик станционар участокта һәм өйдә генә тавыш бирү мөмкин булачак. Участокка килә алмаган татарстанлыларга сайлау комиссиясе членнары өйләренә килергә мөмкиннәр. Шундый ысул белән 28нче июньнең 12.00 сәгатенә 144 мең 801 кеше файдаланган. Гаризаларны участок сайлау комиссияләре 1нче июльнең 17.00 сәгатенә кадәр кабул итәләр.

    “Тавыш бирү санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен төгәл үтәп оештырыла”, - диде Татарстан Үзәк Сайлау Комиссиясе председателе Андрей Кондратьев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: