Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Мин күргәннәрне башка берәүгә дә күрергә язмасын“

    Апас авылында яшәүче Фатыйма әби Хәйруллина үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Фатыйма әби тормыш иптәше белән бер егет тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул улы Илгизәр, килене Мәдинә тәрбиясендә яши. Үзенең башыннан кичергәннәрне күз яшьләрсез сөйли алмый Фатыйма әби. Илебез тарихында матур вакытлар белән беррәттән, кызганычка каршы, кара таплы вакыйгаларга да...

    Апас авылында яшәүче Фатыйма әби Хәйруллина үзенең 90 яшьлек олуг юбилеен каршылады. Фатыйма әби тормыш иптәше белән бер егет тәрбияләп үстерәләр. Бүген ул улы Илгизәр, килене Мәдинә тәрбиясендә яши. Үзенең башыннан кичергәннәрне күз яшьләрсез сөйли алмый Фатыйма әби.

    Илебез тарихында матур вакытлар белән беррәттән, кызганычка каршы, кара таплы вакыйгаларга да урын бар. Шуларның берсе - илебез халкы өчен иң аянычлысы - репрессияләр чоры. Фатыйма әби дә репрессия корбаннарының берсе. 1930 елны 4 яшь чагында туганнары белән Себергә сөрелә. Терлек вагоннарына төяп җибәрәләр аларны. Юлда ачлы-туклы барганда, 2 яшьлек сеңелесе вафат була. Бик күп кыенлыклар күреп, бары тик 1945 елны гына туган якларына әйләнеп кайта. Шул шомлы еллар башка кабатланмасын иде, дигән теләктә ул. Фатыйма әби гомер буе сәүдә системасында эшли. Ачык йөзле, намуслы, ярдәмчел булганга аны һәркем хөрмәт итә.

    Олуг бәйрәме уңаеннан район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа Рәсәй Президентының Котлау открыткасын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Шәһәр тибындагы Апас поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Фәнис Шәрәфетдинов та изге теләкләрен юллады.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: