Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мин-әтидән, улым-миннән күреп

    -Мине эшкә әти өйрәтте. Династия диюләре шулдыр күрәсең, инде улым минем белән беррәттән эшләрлек булып үсеп җитте,-дип каршылады безне быелгы уракта беренче 10000 центнер ашлык суктырып алган гаилә экипажы башлыгы Илфат Сәмигуллин. Әти белән улына тантаналы итеп кыр премиясен агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс...

    -Мине эшкә әти өйрәтте. Династия диюләре шулдыр күрәсең, инде улым минем белән беррәттән эшләрлек булып үсеп җитте,-дип каршылады безне быелгы уракта беренче 10000 центнер ашлык суктырып алган гаилә экипажы башлыгы Илфат Сәмигуллин. Әти белән улына тантаналы итеп кыр премиясен агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин тапшырды. Үзе чәчкәнне үзе урып-җыя киң профильле механизатор Сәмигуллин. Быелгы язгы кыр эшләре чорында көпчәкле тракторы белән бу бик уңган ир-егет Идрәз басуларында иң зур эш күрсәткечләренә иреште.

    Әле кичә генә Чүрибураш авыл җирлеге башлыгы вазифасына билгеләнгән, агрофирманың Чүрибураш бүлекчәсенең элеккеге идарәчесе Илгиз Мифтахов Әтиле-уллы Сәмигуллиннар һәм үзенең алмашчысы, яңа идарәче Азат Гайнетдиновка зур уңышлар теләде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: