Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Минем әти-иң яхшы

    Дөньядагы иң якын кешеләр әти-әниләр.Әниебез үзенең назларын безгә бирүче булса, әтиебез һәр яктан да безгә терәк, яклаучы булып тора. Сез минем әтине беләсезме? Белмәсәгез, хәзер әйтәм: минем әти-Гыйсмәтуллин Фирдүс Һади улы. Ул Апас районы Колгына авылында 1972 нче елның 10 нчы гыйнварында дөньяга килгән.Кечкенә вакытында минем әтием бик шук бала...

    Дөньядагы иң якын кешеләр әти-әниләр.Әниебез үзенең назларын безгә бирүче булса, әтиебез һәр яктан да безгә терәк, яклаучы булып тора. Сез минем әтине беләсезме? Белмәсәгез, хәзер әйтәм: минем әти-Гыйсмәтуллин Фирдүс Һади улы. Ул Апас районы Колгына авылында 1972 нче елның 10 нчы гыйнварында дөньяга килгән.Кечкенә вакытында минем әтием бик шук бала булган. 1979 нчы елда 1 нче сыйныфка укырга кергән.Мәктәптә дә әйбәт укыган әтием.Олы сыйныфларда укыган чакта бигрәк тә физика, математика фәннәрен яратып үзләштергән. Дәвеш урта мәктәбен дә уңышлы тәмамлаган.

    Минем әтием бик яхшы, олы җанлы кеше. Әтием кебек кешеләр сирәктер. Бу дөньяда нинди эш бар-бөтенесен дә булдыра ул. Өйдә телевизор, тузан суырткыч, сәгать я башка әйберләр ватылса, тиз арада төзәтеп куя. Минем әти әле уйлап чыгару сәләтенә дә ия. Үзлегеннән кечкенә тракторлар, тегермәннәр, кар эттергечләр һәм башка төрле җайланмалар ясый. Әтием бик оста, матур итеп рәсемнәр дә ясый.

    Үсеп җиткәч мин дә әти кебек тырыш, бар эшкә дә оста булырга телим. Әтием беркайчанда авырмасын, гел шундый безгә игътибарлы, ягымлы булып калсын иде. Әнием белән тигез тормышта яшәүләрен телим.

    Безнең әти алтын куллы.

    Бар эшне дә булдыра.

    Ни тотса, шуны башкара,

    Кешене таң калдыра.

    Әти-безгә зур терәк.

    Һәммәбезгә бик кирәк.

    Минем әтием кебек,

    Бу дөньяда биксирәк.

    Гаиләбездә әтием

    Бик эшчән, булган кеше.

    Кулында ут уйнатучы.

    Алга бара бар эше

    Әтине бик яратабыз,

    Хөрмәт итеп яшибез.

    Яратмаска мөмкин түгел,

    Ул иң якын кешебез.

    Дәвеш мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучысы

    Гыйсмәтуллин Фәриз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: