Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Миннеханов укучыларның дистанцион укуларына әзерлеген тикшерде

    Татарстан мәктәпләрендә укучылар Яндекс һәм Сбербанк онлайн-челтәрләрендә тестлар уза башладылар.

    Татарстан президенты Рөстәм Миннеханов Казанның 131нче номерлы лицеенда булып, укучыларның коронавирус профилактикасы уңаеннан дистанцион укуларга әзерлеген тикшерде. Бу хакта “Татар-информ“ агентлыгына Президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
    “Президентыбыз геометрия һәм чит телләр дәресләрендә укучылар белән аралашты. Рөстәм Миннеханов фикеренчә, укуларның вакытлыча яна форматка күчүе уку сыйфатына зыян китермәячәк.
    Ул Республикабызының Мәгариф һәм фән министрлыгына әлеге системаны оештыруны, 1 апрельгә кадәр төгәлләргә дигән бурыч куйды“, - дип сөйләде Галимова.
    Бүгеннән башлап Татарстанда Яндекс һәм Сбербанк онлайн-челтәрләрендә укучылар тестлар уза башлады. Укытуның шундый формасы 100 укучыга бервакытта онлайн-дәресләр үткәрергә ярдәм итәчәк.
    Мәгариф һәм Фән министрлыгы җитәкчесе Рафис Борһанов алдан хәбәр иткәнчә, дәресләр 19 марттан алып 21 мартка кадәр дистанцион формада оештыралачак. Укучылар бу дәресләрдә алдан узган материалларны кабатлаячаклар. Язгы каникуллар 31 мартка кадәр дәвам итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: