Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Минзифа әби кунак каршылады

    Янгелде авылында гомер итүче Минзифа Мингалиева үзенең җыйнак, пөхтә өендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиевне каршылады. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр-90 яшьлеге уңаеннан хуҗабикәгә Россия Президентының Котлау заты, бүләкләр алып килгәннәр иде. Юбиляр бу вакыйганы көтеп алган, үзенә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә бик шатланды. -Шөкер, алны-ялны...

    Янгелде авылында гомер итүче Минзифа Мингалиева үзенең җыйнак, пөхтә өендә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Сатмыш авыл җирлеге башлыгы Заһид Шәрәфиевне каршылады. Кунаклар буш кул белән килмәгәннәр-90 яшьлеге уңаеннан хуҗабикәгә Россия Президентының Котлау заты, бүләкләр алып килгәннәр иде. Юбиляр бу вакыйганы көтеп алган, үзенә күрсәтелгән кадер-хөрмәткә бик шатланды.

    -Шөкер, алны-ялны белмичә эшләдем дә эшләдем мин. Инде менә хөкүмәтебезнең хезмәтемә әҗерен күрәм. Исәнлек-саулыгымнан гына аермасын бер Ходай,-диде ул.

    Авыл клубы мөдире Мөнирә Яруллина да катнашты бу бүләкләү тантанасында.

    -Авылыбызда йөзъяшәр тагын бар әбиебез бар- Минбәнәт әби Нуретдиновага тиздән 95 яшь тулачак. Ул да үзен шулай зурлаячакларына шөкер итеп, ил-көнгә көн дә хәерле дога кыла,-дип озатып калды. Юбиляр Минзифа әбине карап-тәрбияләп торучы сатмышлы Фирая Әхмәтвәлиева да шул ук теләктә.

    -Өлкәннәргә районда, илдә зур кадер-хөрмәт күрсәтелүе яхшы фал ул,-ди Мөнирә Яруллина. -Сугыш еллары кичкән, нужа шулпасын күп эчкән алар. Ветераннарга мондый игътибар яшьләр өчен дә зур бер әхлак, кешелеклелек үрнәге. Үзебезнең клубта да мондый чаралар оештырабыз. Шушы араларда гына "Яз гөлләре" исемле кичә үтте. Сугыш чоры балалары, тылда фидакарьләрчә эшләгән Галимә Мифтахова, Розалия Җәләлова, Мөнирә Камалиева, Ания Егорова, Катерина һәм Надежда Җандарова, Надежда Чернова һәм башкаларның ул авыр елларны исләренә төшергәндә күзләре яшьле иде.

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: