Апастово-информ
  • Рус Тат
  • “Мәктәпкә җыенырга булыш!“ акциясе дәвам итә

    "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында районда изге эшләр дәвам итә. "Ак Барс" Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев Карамасар авылындагы алты бала тәрбияләүче гаиләгә 106 мең сум күләмендә акчалата бүләк ясады. Әсгать Галиәкбәров һәм Елена Абрамкина 1 сентябрьдә биш баланы мәктәпкә, бер балаларын бакчага тыныч күңел белән озатачаклар. Бирелгән суммага балаларга...

    "Мәктәпкә җыенырга булыш!" акциясе кысаларында районда изге эшләр дәвам итә. "Ак Барс" Банк идарәсе рәисе Зөфәр Гәрәев Карамасар авылындагы алты бала тәрбияләүче гаиләгә 106 мең сум күләмендә акчалата бүләк ясады. Әсгать Галиәкбәров һәм Елена Абрамкина 1 сентябрьдә биш баланы мәктәпкә, бер балаларын бакчага тыныч күңел белән озатачаклар. Бирелгән суммага балаларга мәктәп, спорт киемнәре, җылы киемнәр, мәктәп кирәк яраклары алдылар. Балаларның сөенечләре эчләренә сыймый, әти-әниләре җитәкчеләргә рәхмәт укыйлар.

    - Без үзебез сигез балалы гаилә, ике кызыбыз үз тормышлары белән яшиләр. Бүген алты балабызны киендердек. Балаларыбыз бик тәртипле, спорт белән шөгыльләнәләр, укуда да сынатмыйлар. Район башлыгына, хакимият хезмәткәрләренә, шулай ук Зөфәр Гәрәевка, Илдар Нигьмәтҗановка рәхмәтебез чиксез. Сабыйларны сөендергән өчен ходай үзләренә дә сөенечләр бирсен, - ди Елена Абрамкина.

    Гөлзада Гатауллина.

    Автор фотосы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: