Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мобиль җәмәгать кабул итүләре – Апаста

    Татарстан Республикасының барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре башланды. Бу проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында башкарыла. Активистлар махсус график нигезендә көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. 14 августта мобиль җәмәгать кабул итүе безнең районда эшләде. Моның мөһимлеге шунда - Татарстанда яшәүче һәр кеше үзенең...

    Татарстан Республикасының барлык районнарында да "Бердәм Россия"нең мобиль җәмәгать кабул итүләре башланды. Бу проект партиянең сайлау алды агитация программасы кысаларында башкарыла. Активистлар махсус график нигезендә көн саен республика шәһәрләренә һәм авылларына чыгалар. 14 августта мобиль җәмәгать кабул итүе безнең районда эшләде.

    Моның мөһимлеге шунда - Татарстанда яшәүче һәр кеше үзенең торак пунктында мобиль җәмәгать кабул итүләре вакытында борчыган сорауларны, үтенечен һәм тәкъдимнәрен җиткерә, Дәүләт Думасына депутатларга үзенең наказын җиткерә ала. "Бердәм Россия"дә әйтүләренчә, татарстанлыларның әлеге наказлары нигезендә, республикадан булачак депутатлар Дәүләт Думасында үзләренең башкарасы эшләрен төзиләр.

    - Бүгенгесе ике очрашуда төрле темаларга 7 наказ алдык. Без барысын да игътибар белән тыңладык, сорауларын язып алдык һәм аларны депутатлыкка кандидатлар игътибарына җиткерәчәкбез, - диде мобиль җәмәгать кабул итүләре белгече Диләрә Шәрәфиева.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: