Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Моңлы язмыш (хикәя)

    Фәнис өчен бу көз шомлы булды. Сары - сагыш төсе диләр... Әллә шуңа да инде. Хәер, юк. Фәниснең тормышы инде алдан ук җимерелгән иде. Ул кая барырга, ни эшләргә белмәде. Күзләрен болыт каплаган күккә төбәде. Тагын шыксыз яңгыр явачак инде. Фәниснең күңелендә дә күптәннән яңгыр пыскып ява. Һаман туктамый. Нигә...

    Фәнис өчен бу көз шомлы булды. Сары - сагыш төсе диләр... Әллә шуңа да инде. Хәер, юк. Фәниснең тормышы инде алдан ук җимерелгән иде. Ул кая барырга, ни эшләргә белмәде. Күзләрен болыт каплаган күккә төбәде. Тагын шыксыз яңгыр явачак инде. Фәниснең күңелендә дә күптәннән яңгыр пыскып ява. Һаман туктамый. Нигә шулай килеп чыкты? Ни булды соң? Кем соң гаепле? Үзе, тик үзе гаепле икәнен ул анык аңлый иде. Тик чыгу юлын таба алмый иде. Фәнис тагын ачы яшьләре таммасын өчен күзләрен йомды... Үткән көннәрне, шатлык һәм әче сагыш тулы мизгелләрне искә алды ул...

    Фәнис күп балалы гаиләдә үсте. Иң төпчеге, иң якыны булгангадыр инде ул бик иркә иде. Өч абыйсы һәм апасы арасында ул аерылып торды. Фәнис нечкә күңелле булды. Утырган җиреннән шигырь язып, шуны җырга салып, кулына гармун тотып җырлый иде. Тавышы да бик илаһи, күңелгә ятышлы. Моңлы бала язмышы сагыш тулы була ди. Нәкъ тә шулай килеп чыкты ахрысы Фәнис белән дә... Нишләмәк кирәк? Язмыш бит. Синнән дә, миннән дә сорап тормый...

    Фәниснең әтисе - Илһам абый балаларының тамаклары тук, өсләре җитеш булсын диеп еракта авыр эштә эшләде. Ул урманда биек агачлар кисте. Һәм көннәрдән бер көнне Фәнисләр йортына кара хәбәр килә. Бер зур агач авып, атасы өстенә төшә. Ул аңына да килә алмыйча үлә. Фәнис әллә кече булганга, әллә күңеле нечкә булганга көне-төне тыела алмый елый иде. Атасына багышлап шигырьләр язды. Күз яшьләрен сөртә-сөртә, гармун төймәләренә баса-баса, җырлый иде. Күккә озаклап карарга яратты. Әйтерсең, ул шулай атасы белән сөйләшә иде.

    Авыр кайгыдан әнисе авырый башлый, урын өстендә кала. Йөрәге сагышка түзә алмый. Аталарының кырыгын үткәргәннән соң, аналары да мәңгелеккә күзен йома. Фәнисне бу хәл өнсез калдыра, ул дәшми, кеше белән сөйләшми торганга әйләнә. Тик юанычы шигырь язып, гармунда көйләр көйләүдә була.

    Абыйлары белән апасы кулында Фәнис йомшак бала булып үсә. Аңа эш кушмыйлар, аны борчымаска тырышалар. Аның өчен барысын да эшлиләр иде, тик энеләре генә исән-сау булсын. Чөнки әти-әниләренең Фәнис - иң яраткан, иң назлы баласы иде бит... Фәнис шуңа иркә үсә дә инде. Үзе эш рәте белми, аның өчен эшләп биргәнне көтә торганга әйләнә. Начар да кебек, әлбәттә... Апа-абыйларын да аңлап була. Тик ул олы тормышка чыккач, үзе генә калгач, нишләр икән дигән уй бер дә килми шул. Ә менә шул чакта тагын да кыен була аңа...

    Бик авырлык белән слесарь курсларын тәмамлый ул. Эш эзләгәндә дә кыенлыклар килеп чыга. Кеше белән сөйләшә белми. Һаман кемдер сөйләшер дә, кемдер китереп бирер кебек тоела аңа...

    Менә шулай эш эзләп йөргәндә, үз авылларыннан Камилне очрата ул. Камил аларның эшләренә эшчеләр кирәген әйтә. Эше дә әллә ни кыен түгел дип тынычландыра. Фәнис Камил әйткән оешмага йөк ташучы булып урнаша. Тик бу эш аңа ошамый. Чөнки ул тиз ара. Күбрәк утырып шигырь язу ягын карый. Камил армаска һәм янә эш тиз барсынга Фәнискә стакан белән су суза. Тик бу су булмый, стаканда - аракы... Фәнис шулай җиңеллек белән эчүгә сабыша... Бер башлагач, туктый алмый ул... Һаман эчү ягын эзли.

    Ә бүген ул аек... Ничә көнгә бер, ниһаять... Уйларына чумып, язмышның ачылыгына түзә алмыйча, ул елый иде. Хәер, егет кешеләр еламый бит диярсез... Фәнис әллә артык нечкә күңелле булды. Барысын да йөрәге аша үткәрә иде. Ә бүген булган хәлләргә күз йөртеп, алда ни буласын уйлый иде. Тик сорауларына ул җавап тапмый. Ни эшләргә кирәклеген белми. Һәм бу дөньяда ул үзен артык кеше диеп саный. Соңгы чиккә җитеп, аяныч адымын атлый...

    Каршыда рельслар... Салкын җил арттан этә. Күзгә әче, тозлы яңгыр тамчылары бәрелә. Еракта поезд тавышы ишетелә. Берни уйламый, күзен каты йомып, Фәнис бер адым ясый... Шулай... Аның күзләре мәңгелеккә йомыла...

    Башка хикәяләремдә нәтиҗә ясый ала идем. Монысында әйтер сүзем юк. Фәнис мине тетрәндерде... Япь-яшь килеш, яшәп тә карамыйча, кара туфрак эченә барып кер инде. Ә синнән соң калган туганнар нишләргә тиеш ди... Нигә аларны беразга гына булса да уйламаска ди... Әллә аның туганнары аны артык яратты? Сорау өстенә сорау. Тик җавап юк.

    Якыннарыгызга игътибарлы булыгыз! Тик шулай ук артык яратып, артык иркәләп, тормышларын боза күрмәгез. Һәр кешенең язмышы үз кулында. Бер генә килгән без бу дөньяга, баш иеп түгел, үзебез өчен һәм якыннарыбыз өчен горур булып яшәргә язсын Ходаем!

    Лия Мөхәммәтгарипова.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: