Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Мондадыр минем әни-әти...

    -Монда минем әтием Нигъмәтулла, әнием Фәйрүзә, игезәк сыңарым Рамил, башка туганнарымның мәңгелек йорты. Болынбалыкчы авылы авыл егете буларак, апа-абыйларым Равизә, Фәрит, Шәһит, Ришат һәм Әнәс, хатыннарыбыз, балаларыбыз белән киңәштек тә авылыбыз зиратына килү, керү урыннарын төзекләндерергә булдык,-ди Апаста яшәүче эшмәкәр Дамир Гобәйдуллин. Аның хәләл җефете Резеда район стоматология поликлиникасында табиб...

    -Монда минем әтием Нигъмәтулла, әнием Фәйрүзә, игезәк сыңарым Рамил, башка туганнарымның мәңгелек йорты. Болынбалыкчы авылы авыл егете буларак, апа-абыйларым Равизә, Фәрит, Шәһит, Ришат һәм Әнәс, хатыннарыбыз, балаларыбыз белән киңәштек тә авылыбыз зиратына килү, керү урыннарын төзекләндерергә булдык,-ди Апаста яшәүче эшмәкәр Дамир Гобәйдуллин. Аның хәләл җефете Резеда район стоматология поликлиникасында табиб булып эшли. Тырыш, пациентларга бик ягымлы һәм игътибарлы булуы белән хезмәттәшләре, җитәкчеләрнең зур хөрмәтен яулады тәҗрибәле белгеч. Гобәйдуллиннар нәселе иганәсенә зират капкасы янәшәсенә ясалган алтын хәрефле стелла бик матур, авыл күрке. Бертуганнарның Ходай ризалыгы өчен күмәк башкарган саваплы эшләре мәрхүмнәр рухына бер дога булып барып ирешсен, амин!

    Ришат Җамалиев.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: