Апастово-информ

Апас районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Морзалар мәктәбендә әтиләр кунак булды

Морзалар урта мәктәбендә Әтиләр көненә багышланган «Әтием - зур таянычым» дигән класстан тыш чара узды.

(17 нче октябрь, “Апастово-информ”).

  Чарада балалар әтиләренә багышлап шигырьләр сөйләделәр, матур жырлар жырладылар, бәйрәм белән котладылар. Бәйрәм бик күңелле үтте.
  “Бүгенге чарага балалар бик теләп әзерләнделәр. Кунакка килгән әтиләренә үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Гаиләдә әтинең абруен кұтәрү, аның балалар тәрбияләүдә җаваплылыгын арттыру, котлау, хөрмәтләү бүгенге чараның төп максаты иде”, - диде мәктәп директоры Гөлнара Сафина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев