Морзаларда китап укучылар очрашкан
Алтын көзнең көтеп алган бәйрәмнәреннән берсе булган Өлкәннәр көне күңелләргә мәрхәмәтлелек, җаннарга илаһи бер җылылык өсти.
(4 октябрь, “Апастово-информ”).
Бәйрәм уңаеннан Морзалар авылы китапханәсендә "Урыныгыз булсын гел түрдән" дип исемләнгән үзенчәлекле бәйрәм-очрашу узды.
“Очрашуга, гомер көзләрендә дә китапка тугры калган, нурлы йөзле апаларыбыз, әбиләребез җыелды. Аларның бер-берсе белән күрешеп җылы аралашулары, халкыбызның моңлы җырларын сузуы, яттан шигырьләр укуы, эчке дөньяларының никадәр бай, күңелләренең саф икәнлеген күрсәтте. Китапханә кунаклары әзерләнгән чәй өстәле артында яшьлекләрен, эш дәверендәге кызыклы вакыйгаларны искә алып күңел ачтылар, әзгә генә булса да, борчу-мәшәкатьләрне, авыртуларны онытып торып, ял иттеләр. Өлкәннәребезгә, булдыра алганча, игелек кылып, ярдәм итеп, җылы сүзләребезне кызганмыйча, җылылык бүләк итеп яшәсәк иде”, - дип хәбәр итте китапханәче Гөлназ Гатауллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев