Апастово-информ
  • Рус Тат
  • Морзалардан Рәшидә әбигә 90 яшь тулды

    Морзалар авылынды гомер кичерүче Рәшидә әби Әхмәдуллина 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды. - Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, сугыш елларында барлык чордашларым кебек окоп та казыдым, урман да кистем. Авыр хезмәткә адәм баласы чыдый икән. Шөкер, бүгенге матур тормышны да күрергә насыйп булды, - ди Рәшидә әби. Биш баласы, 11...

    Морзалар авылынды гомер кичерүче Рәшидә әби Әхмәдуллина 90 яшьлек олуг юбилеен каршы алды.

    - Тормышның ачысын-төчесен күп күрдем, сугыш елларында барлык чордашларым кебек окоп та казыдым, урман да кистем. Авыр хезмәткә адәм баласы чыдый икән. Шөкер, бүгенге матур тормышны да күрергә насыйп булды, - ди Рәшидә әби.

    Биш баласы, 11 оныгы, 11 оныкчыгы өчен иң кадерле кеше ул бүген.

    Рәшидә әбине күркәм бәйрәме белән тәбрикләп район башлыгы Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: